Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәнең үзәк китапханәсендә 10 укучы балага паспорт тапшырдылар

14 яше тулган һәркем кулына паспорт ала. Паспорт шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Шундый тантаналы мизгел Бөгелмәнең үзәк китапханәсендә булып узды. Анда 10 укучы балага паспорт тапшырдылар. Тантаналы чарада Бөгелмә шәһәренең ветераннар советы рәисе Иршат Измайлов, мәгариф бүлегенең...

14 яше тулган һәркем кулына паспорт ала. Паспорт шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Шундый тантаналы мизгел Бөгелмәнең үзәк китапханәсендә булып узды. Анда 10 укучы балага паспорт тапшырдылар.

Тантаналы чарада Бөгелмә шәһәренең ветераннар советы рәисе Иршат Измайлов, мәгариф бүлегенең педагог-психологы Рәйсә Әмирханова катнашты. Алар кулларына беренче тапкыр паспорт алучыларга үзләренең изге теләкләрен җиткерде.

- Эштән сорап китәргә туры килде. Улым Рамазан паспорт ала. Гаиләбездә бүген зур бәйрәм, - ди Эльмира Вахитова, шатлыгын яшерә алмыйча.

Паспорт алгач, балалар җыелышып фотога төште.

2017 елның өч ае эчендә 150 бөгелмәле Россия паспортын алучылар рәтенә кергән. Без дә аларны котлыйбыз!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса