Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәнең үзәк чыршысы кайчан ачыла?

Кечеләрнең дә, олыларның да яраткан бәйрәме - Яңа ел якынлашып килә. Планлаштырылган бәйрәм чаралары турында "Эшлекле дүшәмбе" барышында мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина җиткерде. Мәдәният учреждениеләрендә Яңа ел тамашалары 18 декабрьдә үк башланып китәчәк һәм Яңа ел каникулы тәмамланчыга кадәр сузылачак. Әлеге вакыт аралыгында мәдәният өлкәсе учреждениеләре 250 чара уздырырга...

Кечеләрнең дә, олыларның да яраткан бәйрәме - Яңа ел якынлашып килә. Планлаштырылган бәйрәм чаралары турында "Эшлекле дүшәмбе" барышында мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина җиткерде.

Мәдәният учреждениеләрендә Яңа ел тамашалары 18 декабрьдә үк башланып китәчәк һәм Яңа ел каникулы тәмамланчыга кадәр сузылачак. Әлеге вакыт аралыгында мәдәният өлкәсе учреждениеләре 250 чара уздырырга планлаштыра.

Беренчеләрдән булып, эстафета таякчыгы шәһәр һәм район китапханәләренә бирелә. Биредә театральләштерелгән һәм уен тамашалары, тематик күңел ачу программалары каралган. Үзәк балалар китапханәсе 20сеннән 30 декабрьгә кадәр "Сандыктан биш ачкыч" дип аталган Яңа ел тамашасына чакыра.

21 декабрьдән 6 гыйнварга чаклы А. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында чыршы янында әкият геройлары белән бәйрәм чарасы уздырыла.

Узган еллардагыча, Техника йортына килүчеләр күп булыр дип көтелә. 21еннән 30ына кадәр биредә шулай ук нәни бөгелмәлеләр өчен тамашалар күрсәтеләчәк.

27 декабрь көнне Техника йортында - Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Чыршы бәйрәме. Ул, гадәттәгечә, уку алдынгыларын, олимпиада җиңүчеләрен якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәчәк.

Шул ук көнне ЗАГС бинасында район башлыгы ел дәвамында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән, зур уңышларга ирешкән, шәһәребез һәм районыбыз үсешенә өлеш керткән бөгелмәлеләргә рәхмәт белдерәчәк.

Татар мәдәният үзәгендә балалар өчен генә түгел, ә ветераннар өчен дә Яңа ел чарасы узачак.

Бөгелмәлеләрнең иң көтеп алган чараларының берсе ул - үзәк мәйданда Яңа ел чыршысын ачу тантанасы. Бу бәйрәм 23 декабрь көнне 18 сәгатьтә узачак. Килгән тамашачыларны бик кызыклы программа көтә.

Яңа ел тамашалары - Раштуа бәйрәме белән 7 гыйнвар көнне балалар паркында тәмамланачак.


Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса