Бөгелмәнең үз татар театры бар
Бөгелмә Татар мәдәният үзәгенең халык театры XVI Төбәкара фестивальдә - татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышланган "Идел-йорт" театр коллективлары фестиваль-бәйгесендә катнашып, 1 дәрәҗә Лауреат исемен яулады. Татар мәдәният үзәге коллективы анда театр режиссеры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Шәрипованың яңа иҗади эшен - Туфан Миңнуллинның "Илгизәр + Вера"...
Бөгелмә Татар мәдәният үзәгенең халык театры XVI Төбәкара фестивальдә - татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышланган "Идел-йорт" театр коллективлары фестиваль-бәйгесендә катнашып, 1 дәрәҗә Лауреат исемен яулады. Татар мәдәният үзәге коллективы анда театр режиссеры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Шәрипованың яңа иҗади эшен - Туфан Миңнуллинның "Илгизәр + Вера" пьесасын тәкъдим итте. Бүләкләү тантанасы 12 декабрьдә Кәрим Тинчурин театрында узды. Анда Бөгелмә халык театрына фестивальнең лауреат дипломы һәм 100 000 сумга сертификат тапшырылды.
Традиция буенча, фестиваль өч этапта үткән. Беренче тур республиканың шәһәр һәм районнарында быел гыйнвар аеннан старт алган иде. Жюри Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиянең халык театрлары һәм театр коллективлары куйган 100дән артык спектакль караган.
25 марттан 29 апрельгә кадәр Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә, Әлмәт, Буа, Чаллы, Казан, Әтнәдә фестивальнең икенче туры үтте. Спектакльләрдә 500дән күбрәк үзешчән артист катнашкан. Алар уенын исә 8 000 тамашачы караган.
Икенче этап барышында бәйгегә тәкъдим ителгән 44 спектакльне бәяләп, жюри шулар арасыннан 18 театр коллективын сайлап алган. Бөгелмә --беренчелектә!
Театр башы
Безнен халкыбыз - бай мираслы, әдәбиятлы булуы белән бергә, асылда, бик борынгыдан җор, тапкыр, үткен һәм шук телле, уен-тамашага, җыр-моңга һәвәс халык. Моны "урыслашып" беткән Бөгелмәгә килеп, Татар мәдәният үзәген җитәкләп эшкә керешкән чордан башлап, Флюра Шәрипова дәлилләде. Ул, режиссер буларак, сәхнәләштергән әсәрләр, концертлар, төрле мәдәни чаралар бөгелмәлеләр күңеленә җан ризыгы булып, бик хуш килде. Биредә үзешчәннәр театрының да чишмә башына юл салынды. Театр барлыкка килгәч, татар җәмәгатьчелеге нинди хисләр кичергән дип сорый аласыз... Соклану, бары тик соклану гына! Театрның үткәне һәм бүгенгесе сәхнәдә куелган "Галиябану", "Әниләр һәм бәбиләр", "Гармун белән скрипка", "Башмагым", "Миңлекамал", "Илгизәр + Вера" һ.б. әсәрләрдән гыйбарәт.
- Театр бит ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар… Үзешчән театрдан башланган эшебез югары бәя алып, 2007 елда Халык театры исемен яулады. Моның белән горурланабыз. Инде менә 5 тапкыр югары урыннарга ия булдык. Артистларны җыю, спектакльне сәхнәгә кую өчен никадәрле зур көч куела. Без классикага мөкиббән, халыкка тәкъдим иткән пьесаларыбыз тормышчан, көнүзәк проблемаларны күтәрә, искергән гореф-гадәтләргә, наданлыкка, җәбер-золымнарга каршы чыга, яхшыга мәхәббәт, яманга нәфрәт хисе тәрбияли, яктылыкка өнди, кешене иң элек рухи, әхлакый яктан камилләштерү, аның эчке дөньясын баету максатын алга куеп эш итә. "Илгизәр + Вера"ны сәхнәләштерүгә күпләр алынырга җөръәт итми. Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия безне котларга сәхнәгә чыккач: "Әтием исән булса, сезнең белән горурланыр иде, сезне мактар иде. Бу - аның иң көчле әсәрләренең берсе. Сез аны бик оста итеп уйнадыгыз", - дип әйтте. Ә Казан артисты Наил Дунаев "Рәхмәт" сүзен генә әйтә алды, күңеле тулып елап җибәрде, безне "профессионаллар," дип мактады. Шунда инде мин, теләгебезгә ирешә алдык, дигән фикергә килдем. Җиңү яулагач, мактаучылар күп булды. Безгә хәтта:"Халыкара театр исеме биреп була сезгә!" - диделәр.
Теге Ислам исемле "сәрхүш"
Театр артисты өчен мөһим эш коралы - тел. Менә тормышта кеше теләгәнен үз тавышы белән аңлатып бирә, ә сәхнәдә, сүзне кычкырып әйткәнче, бик катлаулы иҗади процесс бара. Артист һәрвакыт кеше сүзе белән, ягъни автор сүзе, авторның идеясе, уе, фикере белән эш итә. Бары күнегүләр, бертуктаусыз үз өстендә эш алып бару гына артистны лаеклы дәрәҗәгә күтәрә. Артист булу - җаваплы һөнәр дә. Танылган Эдуард Гафиятуллиныбыз "Илгизәр + Вера" спектаклендә исерек ролен башкара. Һәм ничек итеп әле! Үзәккә үткәрерлек итеп, тирән фикерләү сәләте белән килеп туган фаҗигане тулысынча ачып бирә ул. Биредә Эдуардның моңы да урынлы. Сәрхүш адым саен бер җырны башкара (фонограмма түгел, моңа жюри игътибар иткән). Оста итеп уйнавы, күпләрнең һушын алган:
- Кыенсынып кына әйтәм инде, чөнки үзем дә башта кыенсынып калдым. Бөгелмәдә әлеге әсәрне халыкка күрсәткәч булды ул хәл. Үзәк мәйданнан төшке ашка дип алган пирожкиларымны күтәреп эшкә атлыйм. Бала җитәкләгән бер ханым белән кара-каршы очраштык. Кечкенә малай: "Әнә теге исерек", - дип миңа бармак белән төртеп күрсәтмәсенме... Эсселе-суыклы булып куйдым. Елмаеп алга атладым. Соңыннан гына бу "билгене" күңел хуплады. "Булдырганмын, димәк!" - дип уйлап куйдым. Әнием дә борчылган иде ул рольне алгач. "Беренче урынны алып кайттык", - дигәч, тынычланды инде. Шулай ул: артист тормышы җиңелләрдән түгел... Ә жюри әгъзалары (быел алар арасында сәнгать белеме докторы, академик Гали Арсланов җитәкләгән жюрида Татарстанның халык артисты Николай (Наил) Дунаев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачы театры баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов, сәнгать белече Эльмира Галимова булган. Ә фестивальнең кураторы - режиссер, драматург Гафур Каюмов) соңыннан мине мактаган, ә Флюра ханым Шәрипова мине "солистыбыз" дип мактанган.
"Төятергә" яшьләр йөри
Театрны яшьләр дә ярата. Бирегә яхшы укучылар, хис-акыл дәрәҗәсе нык үсеш алган балалар йөри икән. Алар сәхнәдә чыгыш ясауны үзләренең көчләрен сынау итеп карыйлар, рольләрне сорап алалар ди. Быел театрда төп рольне башкаручы Вераны алыштырырга туры килгән. Регина урынына Гөлназ Ишмиеваны куйганнар. Татар җанлы Димскәй кызы рольгә бик тиз кереп киткән.
- Казанда чыгыш ясаганда дулкынланырмын дип уйлаган идем, костюм аша костюм алыштырып тордым, шуңа уйларга вакыт калмады. Рольгә шундый нык бирелдем, хәтта өйгә кайткач та берара Вера кебек сөйләшеп йөрдем әле. Ә сәхнә белән мин кечкенәдән таныш, әни белән әбием - җырчылар, ә әтием гармунчы минем, - ди Гөлназ.
Аның турында режиссерга жюри вәкилләре: "Бу кызның киләчәге сәхнәдә. Кулдан ычкындыра күрмәгез аны", - дип әйткәннәр.
Бай милли традицияләребезне дәвам иттерер хәлдә икән, заман таләпләренә җавап бирерлек спектакльләр куела икән, димәк театрның киләчәге зур инде. Татар театры алга таба да бөтен дөньядагы татар халкын үз иҗаты белән берләштереп, милләтебезне, аның тарихын, бүгенгесен, сәнгатен, телен саклауга хезмәт итәр дигән өметебез бар дигән сүз ул.
Театр яктылыкка нурга илтә
Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәге халык театры 2017 елның март аенда 15 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Моның өчен әзерлек инде башланган. Режиссер яңа әсәр һәм спонсорлар барлый. Беренчесез тамаша залы буш булса, икенчесез - сәхнә. Нәкъ менә иганәчеләр ярдәме белән халык театры Казаннан җиңү яулап кайткан. Татар мәдәният үзәге җитәкчелеге һәм артистлар Илдар Минязевка рәхмәтле. Ул юл һәм Казандагы чыгымнарны каплаган.
Халыкнын талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате - милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. Илебезгә игенчеләр, укытучылар, табиблар кирәк булган кебек, артистлар да бик мөһим һөнәр ияләре. Күз алдына китерегез, бернинди театрлар, цирклар, концертлар да юк... Проблемалардан, эштән арыган халык ничек ял итәргә тиеш?! Юк-юк, алай була күрмәсен! Безнең халык моңсыз, сәнгатьсез яши алмаячак! Бигрәк тә - бөгелмәлеләр!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа