Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәнең “ТатНИПИнефть” институты хезмәт коллективы белән очрашу

Кешеләрнең тирә-юнебез чисталыгына ваемсыз карашы, битарафлыгы, яшьләребезнең тудырылган матурлыкны саклап тота белмәве, вандаллык күренешләре зур борчу тудыра. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров 9 сентябрь көнне "ТатНИПИнефть" институты хезмәт коллективы белән очрашу вакытында җыелган халыкның игътибарын нәкъ менә шушы мөһим темага юнәлтте. "Сезнең коллектив алдына мин һәрвакыт зур...

Кешеләрнең тирә-юнебез чисталыгына ваемсыз карашы, битарафлыгы, яшьләребезнең тудырылган матурлыкны саклап тота белмәве, вандаллык күренешләре зур борчу тудыра. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров 9 сентябрь көнне "ТатНИПИнефть" институты хезмәт коллективы белән очрашу вакытында җыелган халыкның игътибарын нәкъ менә шушы мөһим темага юнәлтте.

"Сезнең коллектив алдына мин һәрвакыт зур дулкынлану белән чыгам, чөнки шәһәребезнең социаль үсешенә сез лаеклы өлеш кертүчеләр", - диде ул чыгышын башлап. - Барыгызны да күптән түгел генә билгеләп үткән һөнәри бәйрәмегез һәм 60 еллык юбилеегыз уңаеннан чын күңелдән тәбриклим".

Саный башласаң, 2016 елда башкарылган эшләр байтак икән. 2 нче лицейда менә дигән бассейн сафка кертелде (ул Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның шәһәргә олы бүләге булды дип ассызыклады шәһәр мэры), заман таләпләренә җавап бирердәй итеп төзелгән 4 нче урта мәктәп янкормасы укучыларны кабул итте, 40 000 квадрат метр мәйданда торак торгызу планы үтәлү алдында тора, юлларны ремонтлау эше дәвам иттерелә, ишегаллары территорияләрен төзекләндерүгә игътибар арттырылган һ.б. Шәһәребез өчен тагын бер куанычлы хәбәр җиткерде шәһәр мэры. "Татнефть" акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге безнең үзәк стадионны реконструкцияләүгә алынган. Бу бөгелмәлеләргә зур бүләк булачак. Күптән ремонт таләп ителүче, төзелеп беткәнче үк мораль яктан искереп өлгергән Яшьләр сараенда да төзекләндерү эшләре башланыр дип көтелә. Моның өчен 280 миллион сум акча кирәк булачак икән.

"18 сентябрь - РФ Дәүләт Думасына сайлау көне. Татарстан Россия төбәкләре арасында тотрыклы беренче өчлектә тора. Республикабыз алга таба да үсеш юлында булсын иде дисәк, шушы көнне сайлау участокларына барып, лаеклыларга үз тавышларыбызны бирик", - дип тәмамлады үзенең чыгышын Линар Закиров.

"ТатНИПИнефть"ләр муниципаль район башлыгына сорауны күп бирде. Маршрут автобусларының сирәк йөрүе, юлларның, ишегалларының, тро-туарларның һаман начар хәлдә булуы, идарәче компанияләрнең эшеннән канәгатьсезлек һ.б. темалар күтәрелде. "Боларның барысы да шәһәр-район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә тотыла. Ашаган белми, тураган белә", - ди халык мәкале. Бу эшләрне бер көндә генә башкарып чыгу мөмкин түгел", - диде Линар Закиров һәм берничә мисал китерде. Җылылык торбаларының җир өстендә һава җылытып ятулары турындагы сорауга җавап биреп, ул шәһәр җылылык предприятиесенең җирле хакимият карамагында булмавын, шулай ук ишегалларын төзекләндерү идарәче компанияләр карамагында икәнлеген, маршрут автобусларының да хуҗалары шәхси эшмәкәрләр икәнлеген хәбәр итте.

Шәһәр сулыгын чистарту, тирә-юнен матурлау мәсьәләсенә аерым тукталды шәһәр мэры. "Бу урын бөгелмәлеләрнең яратып ял итә торган урынына әверелсен, аның суы чистарсын өчен заманча технологияләр кулланыла", - диде ул. Ә менә яшьләребезнең кыргыйлыгы кәефне җибәрә. Мәсәлән, биредә урнаштырылган 14 эскәмиянең дүртесе генә урынында калган, башкалары исә куелганның икенче көнендә үк сулыкта табылган.
Бу гамәлне кыргыйлык дими, ни дисең инде. Автобус тукталышлары яңартылып, бер ай да үтмәде, халык тагын шунда реклама кәгазьләре ябыштыруны дәвам итә. "Боларның барысына күзәтчелек итүне берүзем генә башкарып чыга алмыйм, - ди Линар Закиров. - Бөтен шәһәр халкы бердәм булганда, яшьләребезгә дөрес тәрбия биргәндә генә без күп нәрсәләргә ирешә алабыз. Балаларыбызны, оныкларыбызны шәхес итеп тәрбияләүдә, аларны туры юлга өндәүдә сез зур көч булып торасыз".

Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса