Бөгелмәнең сәнгать мәктәбе сәнгатькә эшли, халыкка хезмәт итә
Октябрь башы сәнгать мәктәбендә эшләүчеләр өчен ике бәйрәм белән үзенчәлекле: Халыкара музыка көне һәм Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә. Традицион рәвештә, шул бәйрәмнәргә туры китереп, 6 октябрьдә 18 сәгатьтә сәнгать мәктәбе әһелләре сезонны ачып җибәрәчәк. Ул мәктәпнең зур концертлар залында 18 сәгатьтә башлана. 24 октябрьдә исә мәктәптә зур вакыйга көтелә...
Октябрь башы сәнгать мәктәбендә эшләүчеләр өчен ике бәйрәм белән үзенчәлекле: Халыкара музыка көне һәм Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә. Традицион рәвештә, шул бәйрәмнәргә туры китереп, 6 октябрьдә 18 сәгатьтә сәнгать мәктәбе әһелләре сезонны ачып җибәрәчәк. Ул мәктәпнең зур концертлар залында 18 сәгатьтә башлана.
24 октябрьдә исә мәктәптә зур вакыйга көтелә - "La Primavera" Казан камера оркестры һәм дөньякүләм танылган скрипач Жиль Апапның чыгыш ясавы көтелә.
Ноябрь ае да истә калырлык булачак - 23ендә Владимир Спиваковның II Академиясе бөгелмәлеләрне югары сәнгать үрнәкләре белән кинәндерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia