Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәнең полиция хезмәткәрләре исән-имин әйләнеп кайттылар...

Төньяк Кавказда җәмәгать тәртибен саклауда булышырга дип, дүрт полиция хезмәткәренең озак сроклы командировкага китүен газетабызда хәбәр иткән идек инде.

Алар урынга барып җитүгә, 6 ай дәвамында Дагыстандагы коллегаларына таулы районнарда тәртип сакларга булышкан якташларыбыз исән-имин туган Бөгелмәгә кайтып җиттеләр. Ерак командировкадан кайтучы полицейскийларыбызны  служба җитәкчелеге, хезмәттәшләре һәм, әлбәттә, туганнары, якыннары тантаналы шартларда каршы алды.

Тататарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге сугышчыларыбызга ерак Дагыстан Республикасында лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Беркадәр вакыт ял иткәннән соң, алар үз хезмәт урыннарында кабат эшләренә керешәчәк.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6