Бөгелмәнең миграция бүлегендә чират торасы юк
Халыкча атап йөрткән "паспорт өстәле"ндә үзгәрешләр булып алды. Хәзер ул Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлекчәсе дип атала һәм анда яңа начальник билгеләнде. Бүгенге көндә Федераль миграция хезмәте идарәсенең Бөгелмә бүлекчәсен Валентина Усачева җитәкли (рәсемдә). Валентина Усачева бөгелмәлеләргә яхшы таныш. Ул Бөгелмә эчке эшләре бүлегендә хезмәт куйган...
Халыкча атап йөрткән "паспорт өстәле"ндә үзгәрешләр булып алды. Хәзер ул Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлекчәсе дип атала һәм анда яңа начальник билгеләнде. Бүгенге көндә Федераль миграция хезмәте идарәсенең Бөгелмә бүлекчәсен Валентина Усачева җитәкли (рәсемдә).
Валентина Усачева бөгелмәлеләргә яхшы таныш. Ул Бөгелмә эчке эшләре бүлегендә хезмәт куйган иде, аннары Зәй эчке эшләр бүлеген җитәкләде. Һәм менә - янә Бөгелмәдә. Без аның белән очрашып, әңгәмә кордык.
- Валентина Робертовна, кабат Бөгелмәгә кайтуыгыз белән тәбриклим. Сезнең бүлекчәгезгә нинди вазифалар йөкләнгән?
- Һәр җирлекнең уңышлы үсеше нигезендә аның социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси һәм милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклылыгы тора. Без районда милләтара татулыкны саклауга һәрдаим игътибар биреп торырга тиеш, шунлыктан, безнең алга куелган бурычлар да бик җитди. Хәзерге вакытта экстремизм юлына кереп китүчеләр саны арта. Бигрәк тә интернет челтәрендә утыручы яшьләргә куркыныч яный. Моны булдырмау, әлеге проблема өстендә эшләү - шулай ук безнең эш. Без чит ил гражданнарын исәпкә куябыз, бөгелмәлеләргә паспортлар бирәбез. Эшебез җиңелләрдән түгел, зур җаваплылык таләп итә. Бүгенге көндә без электрон дәүләт порталы аша да эшлибез. Мәсәлән, интернет аша чит ил, Россия гражданины паспортларына гаризалар, аларны алыштыру өчен заявклар алабыз.
- Димәк, сезгә килеп чират торасы да юк...
- Әйе, бу безнең эшне дә гадиләштерә. Моның өчен кешеләргә www.gosuslugi.ru дәүләт порталында теркәлү генә кирәк. Аннан соң, СНИЛС һәм РФ паспорты мәгълүматлары туры килсә, исәпкә алу адресын ачыклау бурычы тора. Исәпкә алу урынын дәлилләгәч, миграция бүлегендәге хезмәтләргә күчә аласыз һәм үзегезнең заявканы тутырасыз. Гаризагызны кабул итү һәм сезгә нинди документларны җыю кирәклеге турындагы мәгълүмат бер көн эчендә электрон адресыгызга киләчәк. Гаризалар бер көн эчендә карала, миграция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә. Мондый уңайлыклар бөгелмәлеләр күңеленә хуш килер дип уйлыйм. Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлекчәсе Калинин урамының 63 нче йортында урнашкан. Мәгълүматларны 4-15-37 телефоны буенча алырга мөмкин. Шундый ук хезмәтне Муса Җәлил урамының 23 нче йортында урнашкан күпфункцияле үзәк тә башкара.
- Яңа эш урыныгыз уңышлар алып килсен. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш - Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа