Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәнең Лазо, Белинский урамнарында җәяүлеләр сукмагы кайчан булыр икән?

Лазо, Белинский урамнарыннан 4нче мәктәпкә йөрүче укучылар кышын, язын, көзен һәм җәйнең яңгырлы пычрак көннәрендә машина юлыннан йөрергә мәҗбүр.

Лазо урамында яшәүчеләр инде ничә еллар җәяүлеләр сукмагы көтә. Өлкәннәр үзләре өчен түгел, мәктәпкә йөрүче балалар өчен сорый. Лазо, Белинский урамнарыннан 4нче мәктәпкә йөрүче укучылар кышын, язын, көзен һәм җәйнең яңгырлы пычрак көннәрендә машина юлыннан йөрергә мәҗбүр.

– Быел оныгым 4нче мәктәпкә укырга керде. Мин аны укырга алып барам, алып кайтам. Килеп, зарланмый булдыра алмадым, – ди Сәхинә Шәйдуллина. – Кыш айларында, машина юлы кар яуган чакларда тарайган вакытта бигрәк тә куркыныч. Бер тапкыр оныгым белән мәктәпкә барганда алдан да арттан да машина килә иде, куркып калып, каушаудан бозлавыкта таеп киттек, Аллага шөкер, машина руле артында утыручы кешеләр вакытында туктап өлгерде. Җәяүлеләр сукмагы булмау гына җитмәгән, кискән агачларның калдыкларын да җыеп бетермичә калдырып киткәннәр.

Бу проблема бер Сәхинә апаны гына борчымый, әлбәттә. Әлеге урам буйлап мәктәпкә йөрүчеләр байтак. Алар хакимият ишетсен иде, ишетеп кенә түгел, тиешле чарасын да күрсен иде дигән өметтә кала.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса