Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәнең “Эшлеклеләр клубы” әгъзалары чираттагы күчмә утырыш уздырды

Бөгелмәнең "Эшлеклеләр клубы" әгъзалары чираттагы күчмә утырышка җыелды. Алар Бөгелмә районында уңышлы гына эшләп килүче оешмалар белән танышуны дәвам итә. Бу юлы клуб әгъзалары "ПромСтрой" җәмгыятенең эшчәнлеген карап узды. Бөгелмә районында үз эшчәнлеген уңышлы алып баручы оешмаларның кайберләре хакында бик сирәк ишетергә туры килә. Алар өстенә алган эшне тыныч кына...

Бөгелмәнең "Эшлеклеләр клубы" әгъзалары чираттагы күчмә утырышка җыелды. Алар Бөгелмә районында уңышлы гына эшләп килүче оешмалар белән танышуны дәвам итә. Бу юлы клуб әгъзалары "ПромСтрой" җәмгыятенең эшчәнлеген карап узды.

Бөгелмә районында үз эшчәнлеген уңышлы алып баручы оешмаларның кайберләре хакында бик сирәк ишетергә туры килә. Алар өстенә алган эшне тыныч кына үз көенә башкара бирә. Шундыйларның берсе - "ПромСтрой" җәмгыяте. Әлеге оешма полиэтилен торбалар җитештерү белән шөгыльләнә. Аның тарихы белән генераль директор Владимир Карабанов таныштырып узды:

  • Башта без төзелеш юнәлешен алган идек, ләкин бераздан юнәлешебезне үзгәрттек. Үз гомеремдә полиэтилен торбалар белән эшләргә туры килде, шуңа күрә алар минем каныма сеңеп калгандыр инде. 2006 елдан торбалар җитештерү өчен башта бер линия алдык, аннары - икенчесен, шулай җайга салып, эшли башладык. Бүгенге көндә дүрт линиябез бар. Менә инде 11 ел бу юлдан уңышлы гына барабыз. Предприятиедә 50гә якын кеше эшли, уртача хезмәт хакы 20 мең, сум тирәсе, аена уртача әйләнеш 10-11 миллион сум тәшкил итә.

Биредә хуҗалыкның төрле өлкәсендә кулланыла торган торбалар җитештерәләр. Россиянең күп нокталары белән багланышлары бар, Кыргызстан, Казахстан дәүләтләре белән дә эшләп алганнар. Хәзер алар белән янәдән элемтә булдырырга исәпләре бар.

  • Безнең оешма эшенең төп принципы - кыска вакыт эчендә, югары сыйфатлы продукция җитештерү, клиентлар белән яхшы мөнәсәбәт булдыру, - дип сүзен төгәлләде җәмгыятьнең генераль директоры Владимир Карабанов. Шуннан соң ул "Эшлеклеләр клубы" әгъзаларын цех белән таныштырып чыкты.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса