Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәнең "Динамо" спорт комплексында ветераннар арасында авыр атлетика буенча Россия чемпионатын ачу тантанасы узды

Бөгелмәнең "Динамо" спорт комплексында өлкән яшьтәгеләр арасында авыр атлетика буенча 23нче Россия чемпионатын ачу тантанасы узды. Анда Мәскәү, Кырым, Ульяновск, Красноярск, Пермь, Омск, Санкт-Петербург, Хабаровск, Новосибирск өлкәләреннән килгән авыр атлетика спортчылары чыгыш ясады. Спортчыларның иң өлкәне Ульяновскидан килгән 1932 елгы Николай Исаков иде. Ул үзенең яшь категориясендә беренче урынга лаек...

Бөгелмәнең "Динамо" спорт комплексында өлкән яшьтәгеләр арасында авыр атлетика буенча 23нче Россия чемпионатын ачу тантанасы узды.

Анда Мәскәү, Кырым, Ульяновск, Красноярск, Пермь, Омск, Санкт-Петербург, Хабаровск, Новосибирск өлкәләреннән килгән авыр атлетика спортчылары чыгыш ясады.

Спортчыларның иң өлкәне Ульяновскидан килгән 1932 елгы Николай Исаков иде. Ул үзенең яшь категориясендә беренче урынга лаек булды. 80-84 яшьлекләр арасында Красноярскидан - Виктор Курицынга, Кырымнан - Виктор Мелик-Давыдовка, Перьмнан - Владимир Ярышкинга, Омскидан - Юрий Медведев һәм Санк-Петербургтан килгән Александр Фроловка тиңнәр булмады. Айгырдай ир-егетләр күтәрә алмаслык штангаларны күтәреп, тәбрикләү тантанасына таякка таянып чыккан өлкән кешеләр чыннан да үзләренә карата зур хөрмәт уята. Алардагы ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш, максатка ирешү - бүгенге көннең һәрбер ир-егетенә үрнәк ул.

Өлкән яшьтәгеләр арасында авыр атлетика буенча 23нче Россия чемпионатын ачу һәм ветераннарны бүләкләү тантанасын төп судья, Россиянең авыр атлетика буенча ветераннар федерациясе президенты Владимир Сущак, Бөгелмә районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илдар Тәхиятуллин башкардылар.

Илдар Тәхиятуллин шәһәр хакимияте җитәкчелеге исеменнән спорт бәйрәмендә катнашучыларны ихлас сәламләде. Мондый югары спорт чараларын үткәрүне безнең районга билгеләүләре, районда булган ышанычлары өчен рәхмәт сүзләре җиткереп, спортчыларга уңышлар, тамашачыларга спорт чарасын карап, ләззәт алуларын теләде.

Россиянең авыр атлетика буенча ветераннар федерациясе президенты Владимир Сущак кунакчыл Бөгелмә районын сәламләп, Россия чемпионатын оештыруда актив катнашучыларны, шәһәрдә әлеге спорт төрен үстерүче мөхтәрәм затларны бүләкләнде. Алар рәтендә - Николай Капитонов, Диләрә Закирова, Рөстәм Шәфигуллиннар.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса