Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәнең алдынгы укучылары төп чыршы янында

Бөгелмә районы башлыгының Яңа ел чыршысына иң яхшы укучылар, фән олимпиадалары, спорт ярышлары җиңүчеләре, төрле чара һәм бәйге лауреатлары һәм бүләкләнүчеләре чакырылды. Укучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән, башкарма комитетның социаль сораулар буенча җитәкче урынбасары Эльвера Ризванова котлады. "Хөрмәтле укучылар, без сезнең...

Бөгелмә районы башлыгының Яңа ел чыршысына иң яхшы укучылар, фән олимпиадалары, спорт ярышлары җиңүчеләре, төрле чара һәм бәйге лауреатлары һәм бүләкләнүчеләре чакырылды.

Укучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән, башкарма комитетның социаль сораулар буенча җитәкче урынбасары Эльвера Ризванова котлады.

"Хөрмәтле укучылар, без сезнең белән горурланабыз! Агымдагы елда республика укучылары казанышлары копилкасын җиңүчеләр, лауреатлар һәм төрле олимпиада, бәйге һәм ярышларда бүләкләнүчеләр баетты!

Чын күңелемнән сезгә зур җиңүләр һәм казанышлар телим! Киләсе елның һәрбер көне кызыклы вакыйгаларга бай булсын һәм теләкләрегезне тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачсын, сезнең талантларыгызны ачып, ата-аналарыгызга бәхет өстәсен", - диелә котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса