Бөгелмәнең Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе “Җиңү, без синең оныкчыкларың” дип исемләнгән тематик кичә уздырды
Балалар белән Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, Россиянең Хәрби Дан көне, герой-шәһәрләре турында әңгәмәләр уздырылды.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан һәм балаларда патриотлык хисләре, туган илгә мәхәббәт, әхлакый һәм физик чыдамлыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан, “Үзәкләштерелгән район клублары системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең күчмә мәдәният үзәге Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясенең 2нче “А” сыйныф укучылары өчен “Җиңү, без синең оныкчыкларың” дип исемләнгән тематик кичә уздырды.
Балалар белән Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, Россиянең Хәрби Дан көне, герой-шәһәрләре турында әңгәмәләр уздырылды. Шулай ук хәрби-патриотик темага мультфильмнар, сугыш урыннарында төшерелгән фильмнардан өзекләр күрсәтелде. Һәр караган материал буенча җентекле сөйләшү алып барылды.
Чара ахырында анда катнашучылар сугышларда үлеп калган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Эльвира Нургалиева,
күчмә мәдәният үзәге методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа