Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәлеләрне "Экояз-2018" бәйгесенә кушылырга чакыралар

14 апрель көнне, Бөгелмә шәһәрен һәм районын санитар чистарту буенча шимбә өмәсе узачак. Муниципаль район башкарма комитеты предприятие, учреждение, оешмалар хезмәт коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә, җәмәгать оешмаларына, студентлар һәм укучыларга, күпфатирлы йортта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, шәһәрне чистартуда катнашырга чакыра. Сүз уңаеннан шунысын да искәртеп үтәбез, Татарстанда "Экояз-2018" санитар-экологик икеайлыгы старт алды....

14 апрель көнне, Бөгелмә шәһәрен һәм районын санитар чистарту буенча шимбә өмәсе узачак.

Муниципаль район башкарма комитеты предприятие, учреждение, оешмалар хезмәт коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә, җәмәгать оешмаларына, студентлар һәм укучыларга, күпфатирлы йортта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, шәһәрне чистартуда катнашырга чакыра.

Сүз уңаеннан шунысын да искәртеп үтәбез, Татарстанда "Экояз-2018" санитар-экологик икеайлыгы старт алды. Бу чорда республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән режимда эшли. Ике ай эчендә республика территориясе экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган хәлгә килергә тиеш. Төп басым чүп-чарны санкцияләнмәгән урыннарга ташлаудан хасил булган чүплекләрне юкка чыгаруга ясала. Татарстанның елга, күл, парклар - аерым игътибар астында.

Шәһәрне глобаль чистарту эшендә бөгелмәлеләр дә катнаша ала. "Экояз-2018" кысаларында агач утырту, сыерчык оялары ясау буенча төрле акцияләр узачак. Мәктәпләрдә экологик дәресләр үтәчәк, туган якны өйрәнү музеенда Татарстанның флора һәм фаунасы турында әңгәмә корачаклар. Шулай ук әйләнә-тирә табигатьне саклауга багышланган форумнар үтәчәк. Һәрбер эш билгеләп үтеләчәк, шуңа күрә, икеайлыкта катнашучы бер генә кеше дә игътибарсыз калмаячак.

Республиканың экология һәм табигый ресурслар министрлыгы "Экояз-2018" икеайлыгы дәвамында иң яхшы эш күрсәткән предприятие, мәктәп, бюджет учреждениеләрен билгеләячәк. Аларга куелган таләпләр буенча, иң яхшы дип табылган республика гаиләсе Кырымда ял итәргә юллама алачак.

Санитар-экологик икеайлык барышын социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга мөмкин. Барлык яңалыкларны, фото һәм видеоларны #эковесна2018 хештэгы белән табып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса