Бөгелмәлеләргә – янгын куркынычсызлыгы турында
КЕЧЕ ЯШЬТӘГЕ УКУЧЫЛАРГА 1. Шырпы белән уйнарга ярамый. 2. Спирале ачык булган җылыту приборлары янында уенчыклар белән уйнап утырырга да, андый приборга элеп, кием киптерергә дә ярамый. 3. Олыларның рөхсәтеннән башка электр приборларын һәм газ плитәсен кабызырга ярамый. 4. Учак ягып уйнарга ярамый. 5. Берәр җирдә ут чыкканны күрсәгез, әти-әниегезгә,...
КЕЧЕ ЯШЬТӘГЕ УКУЧЫЛАРГА
1. Шырпы белән уйнарга ярамый.
2. Спирале ачык булган җылыту приборлары янында уенчыклар белән уйнап утырырга да, андый приборга элеп, кием киптерергә дә ярамый.
3. Олыларның рөхсәтеннән башка электр приборларын һәм газ плитәсен кабызырга ярамый.
4. Учак ягып уйнарга ярамый.
5. Берәр җирдә ут чыкканны күрсәгез, әти-әниегезгә, яисә башка берәр олы кешегә әйтмичә калырга ярамый.
ӨЛКӘН СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА
1. Игътибарлы һәм күзәтүчән булыгыз: кечкенә балаларның шырпы белән уйнавына юл куймагыз, шырпыларны ераккарак яшерегез.
2. Ни-нәрсә икәнен белмәгән, таныш булмаган предметларны, порошок тартмаларын, буяулардан бушаган савытларны, бигрәк тә аэрозоль баллоннарын җылыта, яга күрмәгез.
3. Электр белән җылыту приборларын караучысыз калдырмагыз. Кечкенә балаларга үзбелдекләре белән телевизорны кабызырга рөхсәт итмәгез.
4. Өйдән чыгып киткәндә электр приборларын розеткадан ычкындырып китегез.
5. Истә тотыгыз, бензин мичкәсе эчендә бензин тулы чакта гына түгел, ә буш чагында да куркыныч.
6. Бензиннан, яисә тиз кабынып китә торган башка сыекчадан бушаган савыт янында сызылгын шырпы тән пешүгә, имгәнүләргә, тәнгә ут кабуга китерергә мөмкин.
7. Мич я учак якканда тиз кабынып китүчән матдәләр кулланырга ярамый.
8. Учак яксагыз, сүндереп бетермичә, ташлап китмәгез.
9. Җәйге чорда тупыл мамыгына, коры үләнгә ут ягып уйнамагыз.
10. Янгын чыккан очракта тиз генә өлкәннәргә, яисә 101, 112 телефоннары аша янгын сүндерүчеләргә хәбәр итегез.
ТЫЕЛА
1. Мәктәп территориясендә учак ягу, факел яндыру, фейерверк ату, петардалар шартлату тыела.
2. Мәктәп бинасында да, территориясендә дә тәмәке тарту катгый тыела.
3. Мәктәпкә шырпы, янучан сыеклыклар (бензин, эреткечләр), тиз кабынып китүчән матдәләр һәм шундый башка әйберләр алып килү тыела.
4. Сыйныф бүлмәләрендә, кабинетларда ялкынланып яна торган, спирале ачык булган яктырту һәм җылыту приборларыннан файдалану тыела.
5. Сызган шырпыны чүп контейнерларына ташлау катгый тыела.
6. Утын, күмер складлары янында, котельныйда шырпы сызарга, тиз кабынып китүчән материаллардан файдаланырга ярамый.
Онытмагыз: янгын сүндерүчеләрне яки коткаручыларны чакыру өчен бердәм телефон - 101, 112.
Юлия ШӘЙХЕТДИНОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инженеры.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа