Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәлеләр,елмаегыз! Елмайсагыз, сәламәт булырсыз!

Озак яшәү өчен, әлбәттә, сәламәт булу зарур. Галимнәр кеше организмының «моторы» дип аталган йөрәкне саклау өчен төрледән-төрле дарулардан да файдалы 9 чара тәкъдим итәләр. Әлеге чаралар Төркия Сәламәтлек тәрбиясе идарәсенең айлык бюллетенендә күрсәтелгән: көненә кимендә бер тапкыр булса да елмаерга, тәмәке тартмаска, стресс тудыручы шартлардан сакланырга, кан басымы һәм холестерин...

Озак яшәү өчен, әлбәттә, сәламәт булу зарур. Галимнәр кеше организмының «моторы» дип аталган йөрәкне саклау өчен төрледән-төрле дарулардан да файдалы 9 чара тәкъдим итәләр.

Әлеге чаралар Төркия Сәламәтлек тәрбиясе идарәсенең айлык бюллетенендә күрсәтелгән: көненә кимендә бер тапкыр булса да елмаерга, тәмәке тартмаска, стресс тудыручы шартлардан сакланырга, кан басымы һәм холестерин күләменә игътибар итәргә кирәк. Зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең йөрәгенә һава пычрану һәм стресс, режимсыз туклану да тәэсир итә.

• Көненә кимендә бер генә тапкыр булса да елмаегыз. Көлү йөрәк тибешен көйли һәм сулыш алуны ешайта. Шулай итеп, организмга кислород күбрәк керә.

• Тәмәке тартмагыз. Кан тамырларының тараюына сәбәп булган никотин йөрәкнең тиешле күләмдә кан белән тәэмин ителүен тоткарлый.

• Атнага бер-ике тапкыр спорт белән шөгыльләнү йөрәк һәм иммун системаларын ныгыта, инфаркт куркынычын киметә.

• Юан булсагыз, ябыгырга тырышыгыз. Май, шикәр һәм алкоголь кулланмаска кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш һәм балык ашагыз.

• Стресслардан сакланыгыз. Нинди генә авыр хәлдә калсагыз да, барысы да уза, мәңгелек түгел.

• Иртәнге ашны ашамыйча өйдән чыкмагыз.

• Кан басымы һәм кандагы холестерин күләменә даими игътибар итеп торсагыз, инфаркт куркынычын киметерсез.

• Кандагы шикәр күләмен даими тикшереп торыгыз. Диабет белән авыручыларның 70 проценты йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә.

• Үпкәләү яки ачулану да йөрәк өчен зарарлы. Бу вакытта йөрәк эшчәнлеге якынча 5 процентка кими. Шуңа күрә үзегезне мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса