Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәлеләр театрда - кунакта

1 июнь көнне Бөгелмә драма театрында Балаларны яклау көненә багышланган «Денискины рассказы” дигән хәйрия спектакле күрсәтелде.

Ел саен театр коллективы аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне, инвалид балаларны үзенә – Балалар бәйрәменә чакыра. Яшь тамашачыларга сәхнә күренеше бүләк итә.

Спектакль барышында балалар уңай һәм күңелле эмоцияләр алдылар, баш геройларның кичерешләре белән уртаклаштылар, актив алкышладылар һәм үзләрен әлеге тамашаның бер  өлешендә дип хис иттеләр.

Чара ахырында барлык балалар да бүләкләр кабул итеп алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса