Бөгелмәлеләр социаль ярдәм ала алачак
Гражданнарны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова кабул итә.
26 мартта 10.00–13.00 сәгатьләрдә “Бердәм Россия” партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 31/7 йорт) Татарстан Республикасында ташламалы категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia