Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәлеләр, штрафыгызны вакытында түләгез!

Эчке эшләр органы хезмәткәрләре салган штрафларны вакытында җыеп алу буенча эш нәтиҗәсен арттыру максатында, Татарстан Республикасы территориясендә 20 ноябрьдән "Бурычлы" ("Должник") дигән оператив-профилактик чара башланып киткән иде. Ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Бөгелмә эчке эшләр бүлеге исегезгә төшерә: штарфларын вакытында түләмәгән кеше административ җавапка тартыла. РФ Административ хокук бозулар...

Эчке эшләр органы хезмәткәрләре салган штрафларны вакытында җыеп алу буенча эш нәтиҗәсен арттыру максатында, Татарстан Республикасы территориясендә 20 ноябрьдән "Бурычлы" ("Должник") дигән оператив-профилактик чара башланып киткән иде. Ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итте.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге исегезгә төшерә: штарфларын вакытында түләмәгән кеше административ җавапка тартыла.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче маддәсенең 1 нче өлешендә ул җаваплылык өчен җәза чарасы ачык күрсәтелгән: административ штрафны вакытында түләмәгән өчен түләнмәгән шул сумманың икеләтелгән күләмендә яңа штраф салына, әмма ул 1 мең сумнан да ким була алмый, яисә 15 тәүлеккә кулга алу, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү күздә тотыла.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: штраф административ җавапка тартылган зат тарафыннан, штраф салу турындагы карар үз көченә кергәннән алып, 60 көн эчендә тулы күләмдә түләнергә тиеш.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Түләмәгән штрафыгыз, яисә штраф буенча башка бурычларыгыз бар икән, кичекмәстән Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең административ законнарның үтәвен тәэмин итү бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Адрес: Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 7 нче йорт. Телефон: 6-80-34.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса