Бөгелмәлеләр көрәк тотып урамга чыкты
Кар эреп бетмәсә дә, шәһәрне тәртипкә китерү эше инде башланып китте. Тирәлекне санитар-экологик чистарту ике ай дәвам итәчәк. 8 апрель көнне 2017 елның беренче өмәсе узды. 15 меңнән артык бөгелмәле урамга чыкты. Бу шимбәдә кар ыргытуга һәм чүп җыюга аеруча өстенлек бирелде. 15 техника җәлеп ителде. Бергәләп тырышып эшләү нәтиҗәсендә,...
Кар эреп бетмәсә дә, шәһәрне тәртипкә китерү эше инде башланып китте. Тирәлекне санитар-экологик чистарту ике ай дәвам итәчәк. 8 апрель көнне 2017 елның беренче өмәсе узды.
15 меңнән артык бөгелмәле урамга чыкты. Бу шимбәдә кар ыргытуга һәм чүп җыюга аеруча өстенлек бирелде. 15 техника җәлеп ителде. Бергәләп тырышып эшләү нәтиҗәсендә, 37,5 тонна чүп каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылган. Һәрвакыттагыча мәгариф идарәсе, мәдәният учреждениеләре, үзәк хастаханә - иң активлар исемлегендә. Авыл җирлекләрендә өмәгә 3 меңгә якын кеше чыккан.
Апрель башыннан 5 законсыз оештырылган чүплек табылган. Аларның гомуми мәйданы 17,1 куб метр.
"Бүгенге көндә әлегә барлык урамнар да тәртипкә китерелмәгән. Чүп җыю буенча зур эшләр башкарасы бар. Шәһәребез тизрәк матурлансын өчен атна дәвамында көн саен санитар сәгатьләр үткәрелә, ә пәнҗешәмбе - санитар көн дип билгеләнде", - дип белдерде Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа