Бөгелмәлеләр, җиңүләре белән сөендерәләр
ДЗЮДО 18 ноябрь көнне Чистай шәһәрендә 2006-2007 елда туган балалар арасында дзюдо буенча республика турниры булып узды. Ярышлар КНИТУ-КАИ "Восток" Чистай филиалының беренче директоры А. И. Чехонадский истәлегенә багышланган иде. Чарада Татарстан шәһәрләреннән 300дән артык яшь спортчыны берләштергән 9 команда катнашты. Дзюдочылар арасында көрәш гаять киеренке барды. Бөгелмәлеләр - Ефрат...
ДЗЮДО
18 ноябрь көнне Чистай шәһәрендә 2006-2007 елда туган балалар арасында дзюдо буенча республика турниры булып узды. Ярышлар КНИТУ-КАИ "Восток" Чистай филиалының беренче директоры А. И. Чехонадский истәлегенә багышланган иде.
Чарада Татарстан шәһәрләреннән 300дән артык яшь спортчыны берләштергән 9 команда катнашты. Дзюдочылар арасында көрәш гаять киеренке барды.
Бөгелмәлеләр - Ефрат Әхмәтҗан улы Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе яшь көрәшчеләре турнирда лаеклы чыгыш ясадылар. 34 килограммлы авырлык категориясендә - Иса Исламголов, 52 килограммлылар арасында Кристина Кондратьева җиңүчеләр булып танылдылар һәм алтын медальгә лаек булдылар. Андрей Донцов (42 килограмм) - көмеш, Михаил Усачёв (34 килограмм) бронза медаль яулады.
Бөгелмә данын горур яклаган яшь спортчыларыбызга һәм аларның остаз-тренерлары Татьяна Александровна Нуждина, Рафаэль Ирек улы Хәсәновка, Пётр Алексеевич Усачёвка киләчәк билалышларда да уңышлар телибез.
АВЫР АТЛЕТИКА
19 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә СССР сопрт мастеры Николай Степанович Фёдоров истәлегенә багышланган авыр атлетика ярышлары булып узды. Шәһәр беренчелегенә узган ачык турнирда Әлмәт, Бөгелмә һәм Уфа шәһәрләреннән 79 спортчы катнашты.
Бөгелмәнең Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге "Юность" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчыларыбыз үз авырлык категорияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар. Вадим Геронтьев, Данил Җиһангиров, Данил Кузнецов, Егор Кучинский, Илья Дмитриев үз көндәшләре арасында җиңүче булып танылдылар.
Семён Долотов, Антон Бебиков, Владислав Коновалов, Сергей Гаврилов, Данис Шаһабетдинов, Карина баландина, Эльвира Минәхмәтова - икенче, Камил Исхаков, Никон Долотов, Максим Козлов өченче урынга лаек булдылар.
Спортчылар тренерлар Илкам Шәйхетдинов, Владимир Ермолаев, Илдус Зиятдинов, Юрий Мохин кул астында шөгыльләнәләр.
Г. СУНЯЕВА,
спорт мәктәбе директоры урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа