Бөгелмәлеләр, хокукларыгызны белеп яшәгез!
Кайбер кибетләрдә "Ташламалы бәядән алынган товар кире кабул ителми, алмаштырылмый" дигән эчтәлектәге белдерүләр очратырга була. Бу хак-гаделме, әллә ташламалы бәягә алынган товарны шулай да кире тапшырып буламы? Бу сорауга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләре ачыклык кертә. Башта ачыклык кертү сорала: ташламалы сату нәрсә ул? Кагыйдә буларак,...
Кайбер кибетләрдә "Ташламалы бәядән алынган товар кире кабул ителми, алмаштырылмый" дигән эчтәлектәге белдерүләр очратырга була. Бу хак-гаделме, әллә ташламалы бәягә алынган товарны шулай да кире тапшырып буламы? Бу сорауга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләре ачыклык кертә.
Башта ачыклык кертү сорала: ташламалы сату нәрсә ул? Кагыйдә буларак, сатучылар ике очракта товарның бәясен төшерәләр.
Беренче очрак: хакы төшкән товар
Товарда нинди дә булса кимчелек ачыкланса һәм ул дефект аның эшчәнлегенә, функциональлегенә йогынты ясарлык булса (әйтик, ышкылган, төсе үзгәргән, чатнаган һ.б.), сатучы аның бәясен арзанайтып сата ала.
Әйберне сатып алганчы ук сатучы бу хакта сезне кисәтеп куярга, ни өчен арзанга сатуы турында аңлатырга тиеш. Сез бу кимчелекләр турында беләсез, килешәсез һәм, сатып алган очракта, кабат килеп, сатучыга дәгъва белдерә алмыйсыз. Әйтик, тышы чатнаган телефон сатып алгансыз икән, соңыннан сатучы янына килеп, аны алыштырып я ремонтлап бирүне таләп итә алмыйсыз.
Ә инде алдан әйтелмәгән башка проблема ачыклана икән, әйтик, "тышлыгы чатнаган" телефон шылтырамый башлаган икән, бу очракта "Кулланучылар хокукларны яклау турында"гы Законның 18нче маддәсендә каралган тәртиптә, сез дәгъва белдерергә тулы хокуклы. Бу кием-салым, аяк киеме һ.б.га да кагыла. "Шнурлары булмаганга бәясен арзан" дип сатылган аяк киеменең табаны кубып төшә икән, сез сатучыга кабат мөрәҗәгать итәргә хаклы.
Мөһим киңәш: бәясе төшерелгән әйбер сатып алганда, сатып алучыдан товарның кимчелеген күрсәткән язу таләп итегез - бәясен ни өчен төшергәнгә тәгаен аңлатма бирсен. Моны чекка да, аерым биткә дә язарга була. Кибет мөһере белән раслатыгыз. "Уценка" дигән язу белән генә чикләнмичә, кай җирендә хилафлык бар икәнлеген җентекләп аңлатып язуын сорагыз. Югыйсә, алда сөйләнгән очрак килеп туа калса, кабат мөрәҗәгать итәргә туры килгәндә, кибеттә сатучыларның, сезне тыңлап та тормыйча, кире борулары бик ихтимал.
Икенче очрак: товарны сатып бетерү максатыннан бәясен арзанайтып сату
Товарны сатып бетерү максатыннан бәяне төшерү күбрәк иске коллекцияне, калган товарны тизрәк сатып бетерү ниятеннән эшләнә. Бу чакта инде, арзан бәягә булса да, яхшы сыйфатлы товар тәкъдим ителә.
Мондый товарны сатып алган очракта, "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Закон тулысынча сезнең файдага эшли ала. Сыйфатында кимчелек табылса, яисә башка сәбәптән товар яраксыз булса, сез аны тапшырып, акчасын кайтарып алырга хокуклы.
Игътибар, сатучыларның: "Бәясе төшерелгән товарны кире алмыйбыз", - дигән сүзләрен җитдигә алмагыз, алар сезнең законны белмәүдән файдаланырга да мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа