Бөгелмәлеләр, газ хуҗалыгыгыз тәртиптәме?
Агымдагы елның 9 ноябрендә Ижевск шәһәрендә 9 катлы торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә 6 кешенең гомере өзелде, 7 кеше зыян күрде. Бу хәлләрдән соң Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР Баш идарәсенә бер-бер артлы берничә күрсәтмә бирде. Хәзер, шул карарларны үтәү йөзеннән, Бөгелмә муниципаль районы...
Агымдагы елның 9 ноябрендә Ижевск шәһәрендә 9 катлы торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә 6 кешенең гомере өзелде, 7 кеше зыян күрде. Бу хәлләрдән соң Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР Баш идарәсенә бер-бер артлы берничә күрсәтмә бирде.
Хәзер, шул карарларны үтәү йөзеннән, Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге күпквартирлы йортларда газ җиһазларын кую, карап тоту, файдалану буенча билгеләнгән тәртипләрне бозу очракларын ачыклау өчен рейдлар үткәрүне дәвам итә. Бер үк вакытта куркынычсызлыкны комплекслы рәвештә тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар күреләчәк, аңлатмалар биреләчәк, газ приборларыннан файдаланган чакта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында язылган аңлатмалар таратылачак.
Әлеге эш беренче чиратта "хәтәр төркем"гә керүче гражданнар яшәгән җирләрдә үткәреләчәк: көнкүрештә газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу очракларына юл куйган, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен түләми торган кешеләр, тәртипсез тормыш итүчеләр, аз тәэмин ителгән ишле гаиләләр, ялгыз инвалидлар һ.б.
Төзек булмаган газ җиһазларыннан файдалану очраклары ачыклана калса, әлеге хәл турында кичекмәстән муниципаль торак контроле органнарына хәбәр ителәчәк, тәртип бозучыга карата закон нигезендә административ тәэсир итү чарасы күреләчәк һәм шулай ук "Газпром трансгаз Казан" җәмгыятенең структур бүлекчәләре вәкилләре әлеге квартирга (йортка) газ бирүне вакытлыча (җитешсезлек һәм төзексезлек бетерелгәнгә кадәр) туктатып торачак.
М.ПЕСТЕРЕВ,
Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге
һәм профилактик эш бүлеге начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа