Бөгелмәлеләр, быел бәрәңгесез калмабызмы?
"Әллә нәрсә булды, бәрәңге яфраклары корый" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә быел. Нәрсә булган соң бәрәңгегә? Кемнәрдер агу сибеп корыттык, кемнәрдер авыру ахрысы, дип баш вата. Бу мәсьәләгә ачыклык кертер өчен без ТР "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт инспекторы Марат ГАБДЕЛХАКОВКА мөрәҗәгать иттек. Белгеч киңәше Фитофтора авыруы инде күптән билгеле. Ул...
"Әллә нәрсә булды, бәрәңге яфраклары корый" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә быел. Нәрсә булган соң бәрәңгегә? Кемнәрдер агу сибеп корыттык, кемнәрдер авыру ахрысы, дип баш вата. Бу мәсьәләгә ачыклык кертер өчен без ТР "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт инспекторы Марат ГАБДЕЛХАКОВКА мөрәҗәгать иттек.
Белгеч киңәше
Фитофтора авыруы инде күптән билгеле. Ул бәрәңгенең яфракларын, сабагын һәм бүлбеләрне зарарлый, үсемлекнең тулысынча үлүенә китерә, кышкы саклау вакытында бәрәңгеләр чери. Чирнең ни дәрәҗәдә көчле булуы бәрәңгенең сортына карый. Иртә өлгерүче төрләргә аеруча куркыныч яный. Фитофтора үзен июль-август айларында, ягъни бәрәңге үсентесе чәчәк атканнан соң белдерә. Әлеге авыру 13-15 градус җылылыкта аза.
Фитофтораның беренче билгеләре аскы кояш нурлары төшми торган яфракларда беленә башлый, алар көрән төскә керә. Башка авыру, яисә гадәти кору белән бутамас өчен яфракның аскы ягына күз салырга кирәк. Әгәр дә анда ак кунык бар икән, бу дөрестән дә фитофтора авыруын кузгатучы гөмбәләр. Дымлы һава шартлары булган очракта, берничә көн эчендә авыру үсемлекне тулысынча зарарлый. Чирле сабактан бүлбеләр дә зарарлана, чөнки яңгырлар вакытында яңгыр фитофтора гөмбәләрен туфракка юып төшерә. Аеруча аларның зарарлануына начар күмелү китерә. Бәрәңге алган вакытта бүлбеләр чирле кебек тоелмый, ләкин ике-өч атна узуга,аларда таплар барлыкка килә башлый. Аны кисеп караган очракта, телгә ошаган көрән таплар күзәтергә була. Мондый уңышны саклау файдасыз булачак, күпчелек очракта алар череп бетә.
Фитофторага каршы көрәшү утырту периодында ук башланырга тиеш. Беренче булып, сәламәт бүлбе утырту зарур. Ә иң отышлысы - шыттыру. Бу вакытта чирле бүлбеләрне ачыклау җиңелрәк. Бәрәңге помидор үсентеләреннән читтә булырга тиеш, шулай ук ел да бер урында бәрәңге утыртырга киңәш ителми. Һәм бәрәңгенең төбен яхшырак өю кирәк.
Бәрәңгегезгә фитофтора эләккән икән инде, химик матдәләр сиптерү көрәш төренең иң нәтиҗәлесе булыр. 15 - 20 сантиметр биеклектәге үсентеләргә бакыр купоросы эремәсен сибү кирәк. Авыруның беренче билгеләре пәйда булгач, 1 процентлы бордо сыекчасы сиптерергә киңәш ителә.
Аны болай әзерлиләр: пыяла савытка 3 литр су салалар, аңарда 120 грамм сүндерелмәгән известь, икенче пыяла савытта кайнар суда 60 грамм бакыр купаросы эретәләр. Аннары ике сыекча да бергә кушыла, бутала һәм гомуми күләмне 10 литрга җиткерәләр дә бәрәңге сабакларына сиптерәләр. "Акробат МЦ", "Оксихом", "Арцерид" препаратлары куллану да файдалы.
Марат ГАБДЕЛХАКОВ,
ТР "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа