Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәлеләр, белгечләр сүзенә колак салыгыз!

Алда бар халык арасында да популяр булган бәйрәмнәр "чират тора": Гашыйклар көне, Ватан сакчылары көне, 8нче Март... Бик күпләр бу бәйрәмнәрдә якыннарына бүләк әзерли, кадерлеләрен шатландырырга исәпли. Хәзерге вакытта кибетләрдә, бигрәк тә парфюмер товарлар белән сәүдә итү үзәкләрендә бүләк сертификатларына сорау зур. Әмма, тормыш күрсәтүенчә, бу "сюрприз"ны ошатмыйча, сертификатны акчага...

Алда бар халык арасында да популяр булган бәйрәмнәр "чират тора": Гашыйклар көне, Ватан сакчылары көне, 8нче Март... Бик күпләр бу бәйрәмнәрдә якыннарына бүләк әзерли, кадерлеләрен шатландырырга исәпли. Хәзерге вакытта кибетләрдә, бигрәк тә парфюмер товарлар белән сәүдә итү үзәкләрендә бүләк сертификатларына сорау зур. Әмма, тормыш күрсәтүенчә, бу "сюрприз"ны ошатмыйча, сертификатны акчага әйләндерергә теләүчеләр дә күп була - бәйрәмнәрдән соң ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органына нәкъ шул сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр арта. Сәбәбен һәркем үзенчә аңлата: кемгәдер акча кирәк, кемдер үзенә кирәкле әйберне тапмый...

Белгечләрнең җавабы катгый төстә бер генә: "Юк, бүләк сертификатны акчага алмаштырып булмый".

Бүләк сертификаты - аны кулында тотучы кешегә шул сертификатны чыгарган компания-эмитентта сертификатның номиналь бәясенә тәңгәл суммага товар алу, яисә шул суммага ниндидер хезмәттән файдалану мөмкинлеге бирә торган документ ул. Сертификаттан файдалану тәртипләре гадәттә документның үзендә я килешү язуында күрсәтелгән була. Анда, кагыйдә буларак, бүләк сертификатын акчага алмаштыру каралмый, сертификат товарга гына алмаштырыла (РФ ГКның 421нче маддәсе, 4нче пункты). Бу мәгълүмат сертификатның үзендә үк күрсәтелгән була, яисә сатучы бу хакта сертификат-документны сатып алучыны телдән кисәтә.

"Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Федераль Законда бүләк сертификатларын сатуга бәйле мөнәсәбәтләрне карамый, чөнки бу документ (сертификат) товар я хезмәт күрсәтү категориясенә керми.

Гамәли күзлектән, тормыш чынбарлыгыннан чыгып караганда, сертификатны акчага алмаштырып бирү сатучы өчен отышлы түгел. Сертификат сатудан керем алган сатучы, хәтта ул сертификатны хуҗасы товарга алмаштырмаган очракта да оттырмый бит.

Бүләк сертификаты аны күрсәтүчегә билгеле бер суммага товар алу хокукы бирә. Димәк, сертификат өчен түләнгән акча, чынлыкта, товар (эш, хезмәт) өчен алдан түләп кую булып санала.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе

Әлмәт территориаль органы мәгълүматлары буенча

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса