Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәлеләр автомобильдән баш тартырлармы?

22 сентябрь бөтен дөньяда Автомобильсез көн буларак билгеләп үтелә. Әлеге акциянең төп максаты - автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне шәһәр-авылларда йөрү өчен автомобильләрдән сирәгрәк файдаланырга өндәү. Ә бит машиналарның искиткеч күп булуы зур шәһәрләр проблемасы гына түгел. Бүген авыл җирендә дә йорт саен диярлек...

22 сентябрь бөтен дөньяда Автомобильсез көн буларак билгеләп үтелә.

Әлеге акциянең төп максаты - автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне шәһәр-авылларда йөрү өчен автомобильләрдән сирәгрәк файдаланырга өндәү. Ә бит машиналарның искиткеч күп булуы зур шәһәрләр проблемасы гына түгел. Бүген авыл җирендә дә йорт саен диярлек машина. Байтак гаиләләрдә әле берничәшәр. Автотранспорт исә планетаның биосферасын җимерә, кеше организмына әйтеп бетергесез зыян сала. Белгечләр әйтүенчә, автомобиль көн саен 3 меңнән артык кешене үтерә.

Бөгелмәлеләр, шулай ук, әлеге акциядә актив катнашалар. Бу чарадан муниципалитет вәкилләре дә читтә калмый. Мисал өчен, былтыр район башлыгы Линар Закиров эшкә велосипедта килде.

Фото Бөгелмә муниципаль районы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса