Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәлеләр арасында коронавирус йогышы белән зарарлануның яңа очрагы юк

Иң күп авыру короновирус йоктырулар – авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә

   Бүгенге көндә Татарстанда короновирус инфекциясенең 100дән артык яңа очрагы теркәлгән: 10 кеше хастаханәгә салынган, 92 кешедә авыру җиңел яки симптомсыз формада уза, шуңа күрә алар өйдә дәвалана. 1 очрак читтән кертелгән, 101е авырулар белән контакт нәтиҗәсендә.

    Авырып китүчеләр арасында җиде балигъ булмаган, 18 яшьтән 30 яшькәчә кырык кеше, 23 кеше – 30дан 50 яшькә кадәр, 20 кеше – 50дән 60 яшькә кадәр, тугыз кеше – 60тан 70 яшькә кадәр, икесе – 70тән 80 яшькә кадәр һәм берсе – 80тән 90 яшькә кадәр.

    Казанда иң күп авыручылар – 75 кеше, Яшел Үзәндә – 6 кеше ачыкланган.

  Моннан тыш, Буа, Биектау, Апас, Саба районнарында – өчәр, Арча һәм Лаеш районнарында – икешәр, Кукмара, Нурлат, Югары Ослан, Питрәч районнарында һәм Чаллыда берәр очрак ачыкланган.

Бөтен чор эчендә Татарстанда “COVID-19” диагнозы 1310 кешенең расланды.

    Бүгенге көндә стационарда 395 кеше дәвалана.

    4 пациент үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган

    Бөтен вакыт эчендә 184 кеше савыккан  (+ 20 соңгы тәүлек эчендә)

 

Республикада бүген “COVID-19” диагнозыннан үлүнең дүртенче очрагы экспертиза белән расланган. 5 майда Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1969 елгы ир кеше 19 апрельдә йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. 21 апрельдә аны «яңа коронавирус йогышының авыр формасы, хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония, ОРДС» дигән диагноз белән 2нче шәһәр хастаханәсе стационарына салалар. 25 апрельдә ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган.

Вафат булган авыруның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

 

Бөгелмәлеләрнең үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәвен сорыйбыз!

Үз сәламәтлегегезне һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса