Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә 31 декабрьдә ял көне итү турында сораштыру башлап җибәргән иде.
Шулай итеп, бүген иртән республика башлыгы күрсәтмәгә кул куюын хәбәр итте.
- 28 декабрьдә эшкә чыгабыз, 31ендә ял итәбез. Республика территориясендәге барлык оешмаларны да кушылырга чакырам. Якынлашып килүче Яңа ел белән!- , дип язды Рөстәм Миңнеханов.
Фото Бөгелмә муниципаль районы порталыннан