Бөгелмәдә журналистлар квесты узды
Квест – маҗаралы сәяхәт дигәнне аңлата. Уенның мөһим элементы – тасвирлаулар ярдәмендә дөньяны ачу, мәсьәләгә җавап табу, уен процессында башваткычларны чишү.
17 май көнне “Геофизик Татарии” газетасының 50 яшьлек юбилее һәм Татарстанда матбугать көне уңаеннан, газета ветераннары, штаттан тыш хәбәрчеләр, шәһәр һәм корпоротив массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен бик тә үзенчәлекле, мавыктыргыч һәм күңелле журналистлар квесты узды.
Безне шәһәребезнең “ТНГ-Групп” җәмгыятендә әлеге күркәм бәйрәмне оештыручылар – юбиляр “Геофизик Татарии” газетасы коллективының күркәм хезмәткәрләре каршы калды. “Олы юбилеебыз һәм Республика матбугатына 20 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәмдә сәламләвемә бик шатмын. Бөгелмә һәм геофизика бербөтен һәм бүгенгесе көндә Бөгелмәне геофизикларсыз күз алдына китереп булмый. Безнең төп максатыбыз, моның чыннан да шулай булуына төшендерү. Күңелле һәм үзенчәлекле булсын өчен сезгә махсус программа тәкъдим итәбез”, – дип сүз алды газетаның баш мөхәррире Светлана Лукашова.
Шәхсән үзем мондый формадагы квестта беренче тапкыр катнаштым һәм бик канәгать калдым. Квест – маҗаралы сәяхәт дигәнне аңлата. Уенның мөһим элементы – тасвирлаулар ярдәмендә дөньяны ачу, мәсьәләгә җавап табу, уен процессында башваткычларны чишү. Безнең квест та нәкъ шундый формада үтте.
Уенның асылына төшерендереп, максатларны аңлатканнан соң, барыбыз да сәяхәт дөньясына чумдык. Һәрбер командага махсус төстәге яулыклар, браслетлар һәм күкрәк тамгалары таратылды, геофизика белән бәйле сорау язылган кагәзъ бирелде. Әлеге сорауны чишеп, уенны дәвам итәр өчен дүрт командага бүленеп: газетаның ветераннары, җәмгыятьнең штаттан тыш хәбәрчеләре, Әлмәт шәһәреннән килгән кунаклар һәм шәһәр һәм районда чыга торган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, кайсыбыз кайда юл алдык. Компаниянең тарихы бик бай, без моңа үзебезнең шәхси тикшеренү эше нәтиҗәсендә төшендек.
Һәрбер ноктада үзебезнең төркем белән селфи ясап, интернет челтәрендәге социаль төркемнәргә урнаштырдык, бу өлкәдә иң актив төркем бәйрәм ахрында махсус бүләк белән билгеләп үтелде, аңа без – район һәм шәһәр мәгълүмат чаралары вәкилләре лаек булдык. Ә әлеге квест уенның акбсолют җиңүчеләре дип, иң җитез ветераннар командасы танылды.
Мавыктыргыч уен нәтиҗәсендә геофизика тарихы белән бәйле бик кызыклы мәгълүматлар белдек, үзебез өчен шактый яңалыклар ачтык, көчле компаниянең иң беренче эшли башлаган контораларының кайда урнашуын, бүгенгес көндә күз алдына да китерә алмаган җирләр белән бәйле предприятие турында бик бай мәгълүмат тупладык, сөйләп тә, язып та бетерә алмаслык уңай кичерешләр алдык.
Һәрбер команда өчен соңгы нокта “Сосновка” ял базасы булды. Геофизиклар җәмгыятенең әлеге сихри почмагында безне бәйрәмнең икенче – тантаналы өлеше көтте. “Геофизик Татарии” газетасын, редакциянең хөрмәтле хезмәткәрләрен, ветераннарын олы юбилейлары белән “ТНГ-Групп” җәягыяте генераль директоры Ян Галим улы Шәрипов котлады. Җитәкче газетаның башында торучы Ришат Гәрәевкә, газета үсешендә үз ролен уйнаган хөрмәтле ветераннарга, традицияләргә күркәм мөнәсәбәт саклаган, озак еллар җәмгыятьне үз җилкәсендә күтәреп барган Ринат Харисовка ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Предприятиенең бөтен тормышы, эше, нәтиҗәләрен чагылдыруда бар көчләрен биреп эшләүче газетаның бүгенге коллективы – баш мөхәррире Светлана Лукашовага, басма хезмәткәрләре Лилия Ганиева һәм Светлана Павловага Мактау Грамоталары тапшырды.
Әлеге күркәм коллективны тәбрикләргә килүчеләр рәтендә оешманың элеккеге җитәкчесе Ринат Гата улы Харисов, оешманың профсоюз комитеты әгъзасы Юрий Александрович Оброков, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Эльвера Нигъмәтҗан кызы Ризванова һәм башкалар бар иде.
“Геофизик Татарии” газетасына нигез салучы Ришат Мәсәлим улы Гәрәев әлеге басманың барлыкка килү тарихына тукталды:
– Армия хезмәтеннән соң партиядә техник, инженер-оператор, начальник булып эшләдем. Бөгелмәдән партиягә килгәч һәрвакытта да яңалыклар, башка партияләрнең хәле турында сорашалар иде. Партия комитеты секретаре итеп билгеләнгәннән соң, газета оештыруны үземнең бурычым итеп кабул иттем. Әлеге басманы оештыруда, үстерүдә Лукашовлар гаиләсен билгеләп үтмичә булдыра алмыйм. Аны булдыру идеясе белән янып йөргән елларда Виктор Митрофанович Лукашов “Советская Татария” газетасының үз хәбәрчесе иде, аның газетаның беренче адымнарын ясауда роле бихисап. Газета озак еллар аның хатыны Гөлсимә Фәткулла кызы Лукашова җитәкчелегендә дөнья күрде, соңрак әлеге эстафетаны кызлары Светлана Викторовна Лукашова кабул итеп алды.
Газета коллективы, аның ветераннары, хәбәрчеләре хөрмәтенә бик күп матур сүзләр, ихлас теләкләр юлланды, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чарасы һәммәбездә дә бик уңай һәм матур хатирәләр калдырды. Тату коллективка чын күңелдән иминлек һәм иҗат дәрте юлдаш булсын һәм газетаның озак еллар чәчәк атуын телибез.
Светлана Павлова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа