Бөгелмәдә юллар төзәлә
Район башлыгы Линар Закиров үткәргән “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков 2019 елда юл катламын ремонтлау программалары турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Башта ул кыскача 2018 елда башкарылган эшләр турында хәбәр итте. Юл төзүчеләр 106 мең квадрат метр юл ремонтлаган. Исемлек “Халык контроле” системасы аша бөгелмәлеләрнең теләкләрен һәм мөрәҗәгатьләрен, Бөгелмә муниципаль районы башлыгының шәхси кабул итүе, электрон документлар әйләнеше системасы аша кергән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып формалаштырылды. Юл эшләренә бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләме 144 миллион сум тәшкил иткән.
- Соңгы 5 елда шәһәрдә бик зур эшләр башкарылды. Үзәк урамнар ремонтланды. Бүген IV категория һәм шәхси сектор урамнарын норматив хәлгә китерү ихтыяҗы бар, ә бу исә шәһәрнең барлык урамнары саныннан якынча 80% дигән сүз, – дип билгеләп үтте Михаил Конков.
2019 елга Бөгелмә муниципаль районында юл-урам челтәрен ремонтлау буенча дүрт программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
“Бөгелмә муниципаль районы торак пунктларына асфальт түшәлгән юл-урам челтәрен ремонтлау” программасы буенча 50 миллион сум бүлеп бирелгән. Алдан төзелгән исемлектә Гафиятуллин (Озерная урамыннан алып, Энгельс урамына кадәр), Губкин (Гафиятуллин урамыннан алып, Кызыл Армия урамына кадәр), Депо, Дзержинский (К. Маркс урамыннан Кызыл Армия урамына кадәр), Казан (Кызыл Бистә урамыннан Ленин урамына кадәр), Тургенев (Гончаров урамыннан алып, Матросов урамына кадәр), Совет (Ненастин урамыннан алып, Ягъфәров урамына кадәр), Ленин (Кече Петровка урамыннан Радищев урамына кадәр), Лермонтов (Заречная урамыннан Ломоносов урамына кадәр) урамнары бар.
Вак таш, ком катнашмасыннан каплам җәю программасы буенча гомуми 24 673 квадрат метр мәйданга 30 миллион сум бүлеп бирелгән. Программага Герцен, Сәйдәшев, Шевченко, Терешкова, Чехов, Кольцов, Радищев урамнары, Декабристлар тыкрыгы, Югары бистәнең Солнечный тыкрыгы, Дубовая, Черников урамнары, Кече Бөгелмә авылының Березовая, Совхозная урамнары, Подлесный поселогының Светлая һәм Кондратьева урамнары, Карабашта Яшьләр урамы, Аксай авылында Березовая урамы кергән.
2019 елга ишегалды территорияләрендә юл эшләре программасы буенча 45 миллион сум акча тоту планлаштырылган. Чокырларны ямау программасы буенча Бөгелмә шәһәре бюджетында 3 миллион сум күләмендә акча каралган. 22 апрель көнне чокыр ямау ремонты буенча электрон аукцион нәтиҗәсендә подрядчы оешма билгеләнде. Әлеге төр эшләрне “Нур” җәмгыяте башкарачак. Алар эшкә 23 апрель көнне үк керештеләр.
Киңәшмәдә Бөгелмә районы башлыгы юл хезмәте хезмәткәрләренең үз эшләрендә салкын мөнәсәбәтләренең аерым очракларын билгеләп үтте. Узган атнада Бөгелмә кешесе видеокамерага яңгырда чокырларны ямау эшләрен башкаруларын теркәгән. Михаил Конков сүзләре буенча, икенче көнне әлеге урыннарда түшәлгән асфальт яңадан алынган һәм технологияләр буенча җәелгән.
Күзгә күренеп торган кеше факторының чагылышы. Күрәсең, эшчеләр эшне тизрәк төгәлләргә теләгәндер. Кагыйдәләр буенча, асфальт җәю коры һава шартларында гына башкарылырга мөмкин. Аерым очракларда мондый эшләрне дымлы һава торышы булганда гына үткәрү рөхсәт ителә, ләкин бу очракта өстәмә материаллар куллану шарты белән генә. Шуңа күрә мин тагын бер кат подрядчы оешмаларның юл эшләрен технологияләрне буенча үтәүләрен сорыйм. Ә шәһәр халкын, асфальт җәю кагыйдәләрен бозу очрагына шаһит булганда, бу хакта Бөгелмә шәһәре хакимиятенә хәбәр итәргә чакырам, – дип мөрәҗәгать итте Линар Закиров.
Фото Бөгелмә муниципаль районы порталыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа