Бөгелмәдә "Юл һәлакәте корбаннары истәлегенә" дигән акция узды
Ноябрьнең өченче якшәмбесе ел саен юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән рәсмиләштерелгән. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә күп илләрдә вәзгыять яхшыруга карамастан, юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен 1,25 миллионлап кешенең гомере өзелә. Юл һәлакәте корбаннары...
Ноябрьнең өченче якшәмбесе ел саен юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән рәсмиләштерелгән.
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә күп илләрдә вәзгыять яхшыруга карамастан, юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен 1,25 миллионлап кешенең гомере өзелә.
Юл һәлакәте корбаннары истәлегенә багышланган акциягә быел бөгелмәлеләр дә кушылды. 19 ноябрь көнне Координацион үзәк активистлары, ТР Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге инициативасы буенча, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Гыйбадуллина белән бергәләп, шәһәр урамнарында Бөтендөнья юлтранспорт вакыйгаларында һәлак булганнарны искә алу көненә
багышланган махсус акция уздырдылар. Чараның максаты
юлда йөрүчеләрнең: транспорт
белән идарә итүчеләр һәм җәяү-леләр арасында профилактик эш алып бару, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклегенә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү иде.
Иреклелеләр отряды активистлары Бөгелмә районы юлларында быел гомере өзелгән корбаннар истәлегенә 15 шәм кабыздылар, үзләре тезелеп, "15" санын "яздылар", күккә ак шарлар очырдылар.
Тротуарларда һәм олы юлның җәяүлеләр аркылы чыга торган чатларында узып баручыларга балалар фликерлары тараттылар: чөнки шәһәр урамнарында иртәле-кичле нәкъ менә балалар күп йөри: кемдер бакчага юл тота, кемдер - мәктәпкә. Ә көннәр кыскаргач, кичке
якта аларга караңгыда йөрергә туры килә. Мәктәп букчасына я киемгә беркетеп куелган яктылыкны кире чагылдыра торган ул элементлар балаларга исән-имин йөрергә булышачак.
Чараны үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән, фликерлар биргән Юл хәрәкәте иминлеге Әлмәт территориаль бүлеге Бөгелмә филиалы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
Наталья КУЛАГИНА,
Бөгелмә Иреклеләр үсеше
координацион үзәге җитәкчесе.
Г. Гыйбадуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа