Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә яшәү куркынычсызмы?

“Халык контроле” сайтын ачып карауга шундый сорау туа. 13 май көнне куелган соңгы дүрт гариза аңа тискәре җавап бирергә этәрә. Чыгып торган электр кабеле, сукбай этләр, сыйфатсыз урнаштырылган тимер койма, ачык кое... Аларны тулырак карап узыйк.

“Халык контроле” сайтын ачып карауга шундый сорау туа. 13 май көнне куелган соңгы дүрт гариза аңа тискәре җавап бирергә этәрә. Чыгып торган электр кабеле, сукбай этләр, сыйфатсыз урнаштырылган тимер койма, ачык кое... Аларны тулырак карап узыйк.

Сукбай этләр мәсьәләсенең “чәйнәлмәгән” чагы юк. “Шәһәрдә сукбай этләр мәсьәләсе чишелми. Ел саен ситуация начарлана гына бара. Этләр көтүе белән йөриләр, газонда, балалар мәйданчыкларында үз йомышларын үтиләр. Мәктәп, балалар бакчалары территорияләрендә үз иркенә йөриләр. Алдан куелган гаризалар буенча бернинди чараларда күрелми, бары шул урынны этләр булмаганда фотога төшереп алып, отчет итеп җиткерәләр”, – дип яза Аноним.

Үзәк сулык ярында ремонт вакытында ут баганаларын алыштырганнан соң, электр кабеле чыгып калган. Аноним бөгелмәле аны инде өченче ел шулай ятуын искәртеп уза: “2016-2017 елда башкарылган эшләр вакытында баганалар сыйфатсыз урнаштырылган, кешеләр өчен куркыныч тудыра. Тимер җайланмаларны (ут баганаларын) җиргә тоташтыру шиналары юк”.

Кызыл Армиячеләр урамындагы паркта төзелгән баскетбол мәйданында да кимчелекләр тапканнар. Территория челтәр белән уратып алынган. Шул куркыныч тудыра да икән инде. “Ул иске күгәрек сетка һәм аның баш-башлары очлы”, – дип яза бер бөгелмәле.

Ачык кое... Сукбай этләр мәсьәләсе кебек үк очы-кырые күренми торган хәл. Фанер, калай кисәкләре белән капланган коелар исәбе шәһәрдә бик күп. Ничәмә- ничә тапкыр әлеге тема күтәрелсә дә, уңайга үзгәрешләр күзәтелми. Бу хакта “Халык контроле” сайтында даими “Ачык кое” дигән атамалы язмалар пәйда була тора. Шуларның берсе – Кызыл Армиячеләр урамының беренче йорт территориясендә. “Инде өч ел кое ачык килеш тора. Капланган кыяфәт кенә чыгаралар. Кое зур куркыныч тудыра. Коеның өске өлеше һәм капкачы юк. Көнкүреш техникасы калдыгы белән каплап куелган. Әлегә төшеп китүче булмады. Аны технология буенча ябарга кирәк”, – диелгән мөрәҗәгатьтә.

Әлеге мәсьәләләрнең кайберләре шәһәркүләм масштабта. “Халык контроле” сайты эшли, ләкин җаваплы органнарның анда хәбәр килеп төшкәнен, яисә, Алла сакласын, берәрсе белән берәр хәл булганны көтеп утырмасыннар иде дигән теләктә калабыз.

Фотолар – “Халык контроле” сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса