Бөгелмәдә – янә “дерби”
“Бөгелмә-Рунако” командасы ТР кубогы ярымфиналына чыкты.
“Дерби” – бер шәһәрдән булган көндәш командаларның очрашуы. Бөгелмәдә ТР кубогының чирекфинал матчы узды. Биредә "Бөгелмә-Рунако" һәм "Энергетик" командалары очрашты. Бу ярышта рунаковчылар 2-1 исәбе белән җиңү яулады.
Шул рәвешле, “Бөгелмә-Рунако” командасы ярымфиналга юллама алды. Бу юлы алар Казанның “ДЮСШ-Вахитовский” командасы белән очрашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia