Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәдә яхшылык үз сәламәтлегеңнән башлана

Көзге изге гамәлләр атналыгы уңаеннан, шәһәр поликлиникасында тәүге тапкыр «Яхшылык - йөрәктә» акциясе старт алды. Медицина хезмәткәрләре мәрхәмәтле булуны үзеңнән башларга киңәш итә. Чөнки көндәлек борчулар, тормыш мәшәкате белән сәламәтлек турында кайгыртырга вакыт та калмый. Ә тирә-яндагы якыннарыбызның иминлеге дә кайчак нәкъ менә үзебезнең яхшы кәефтә булуыбыздан тора. Шуңа күрә...

Көзге изге гамәлләр атналыгы уңаеннан, шәһәр поликлиникасында тәүге тапкыр «Яхшылык - йөрәктә» акциясе старт алды. Медицина хезмәткәрләре мәрхәмәтле булуны үзеңнән башларга киңәш итә. Чөнки көндәлек борчулар, тормыш мәшәкате белән сәламәтлек турында кайгыртырга вакыт та калмый. Ә тирә-яндагы якыннарыбызның иминлеге дә кайчак нәкъ менә үзебезнең яхшы кәефтә булуыбыздан тора.

Шуңа күрә Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең поликлиника эшләре буенча баш табиб урынбасары Рамил Миргалимов бөгелмәлеләрне һәм шәһәр кунакларын бернинди чиратсыз, кабинеттан-кабинетка йөрүләрсез һәм бушлай медицина күзәтүе узарга өнди:

- Сәламәтлек үзәге бик күп авыруларны кисәтү, аларның килеп чыгу куркынычын булдырмый калу өчен кирәк. Кандагы глюкоза, холестерин дәрәҗәсен ачыклаудан алып, йөрәк эшчәнлеге, сулыш алу системасы, кан йөреше үзенчәлекләре, һәм башка бик күп факторларны ачыкларга мөмкинлек бирә, - ди Рамил Мирсәет улы.

Сәламәтлек үзәгенең шәхси табибы да бар. Медицина тикшерүе узгач, Ирина Миронова пациентка, һөнәри күзлектән карап, үз киңәшләрен әйтә.

- Әгәр пациентка тар белгечләргә күренү ихтыяҗы булса, без аларга участок табибыннан башка да үзебез кирәкле белгечкә юллама бирәбез. Кан тамырлары хирургы да нәкъ менә "Сәламәтлек үзәге" тикшеренүенә нигезләнә. Кайчагында белгечләр үзләре үк пациентны үзәккә җибәрә, чөнки организм эшчәнлеге турында тулы картина белән танышу тикшерү узган кешегә генә түгел, ә аның дәвалаучы табибка да бик мөһим, - дип, Ирина Михайловна акция башлану уңаеннан җыелган журналистларга үзенә күрә бер файдалы уен тәкъдим итте.

Өстәлгә куелган азык-төлек продуктларыннан кичке ашка нәрсәләр алып кайтыр идегез, дигән сорауга каләм әһелләре һәрберсе үзләренең яратып ашый торган яшелчә-жимешләрен, камыр ризыкларын сайлады. Табиб исә соңыннан үз бәясен бирде. Зыянлы, калорияле дип саналган ризыкларны да, әгәр бик ашыйсың килә икән, көндезге аш вакытында кулланырга була, әлбәттә, күп күләмдә тугел. Кичке аш исә аксымнарга бай булырга тиеш. Авыр физик эш, интенсив күнегүләрдән соң исә кеше организмы углеводларга мохтаж.

Табиб киңәшләрен һәр бөгелмәле ишетә ала. "Сәламәтлек үзәге"нә алдан телефоннан да язылып була. 39-0-38 номеры аркылы пациентны уңайлы вакытка билгелиләр.

Гөлчәчәк Вәлиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса