Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә – яңа җитәкче

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазифасына яңа җитәкче - Илдар Исмәгыйлев билгеләнде. Дүшәмбе көнне узган эшлекле киңәшмәдә аны бөгелмәлеләргә һәм идарә хезмәткәрләренә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов тәкъдим итте. Илдар Исмәгыйлев 1980 елда Бөгелмә районы Иске Исаково авылында туган. Хезмәт юлын 1999 елда башлап җибәрә....

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазифасына яңа җитәкче - Илдар Исмәгыйлев билгеләнде. Дүшәмбе көнне узган эшлекле киңәшмәдә аны бөгелмәлеләргә һәм идарә хезмәткәрләренә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов тәкъдим итте.

Илдар Исмәгыйлев 1980 елда Бөгелмә районы Иске Исаково авылында туган. Хезмәт юлын 1999 елда башлап җибәрә. Төрле оешмаларда бүлек начальнигы, баш механик, директор урынбасары, директор вазифаларын башкара. 2012 елдан Восточный авыл җирлеге башлыгы булып эшли. Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Илдар Камиловичка уңышлар һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа планнар, яңа максатлар белән хезмәт итүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса