Бөгелмәдә – ут афәте (+ФОТОЛАР)
Кичә кич, 21 сәгать 57 минутта, янгын сүндерү бүлегенә Бөгелмә шәһәре, Элеваторная урамында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Янгын объекты: бер катлы агач йорт, электр, газ кертелгән, автомат пожар сигнализациясе белән җиһазландырылмаган, газ белән су җылыту аппараты бар. Милек иминиятләштерелгән. 22 сәгать 05 минутта янгын урынына дежур каравыл килеп...
Кичә кич, 21 сәгать 57 минутта, янгын сүндерү бүлегенә Бөгелмә шәһәре, Элеваторная урамында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә.
Янгын объекты: бер катлы агач йорт, электр, газ кертелгән, автомат пожар сигнализациясе белән җиһазландырылмаган, газ белән су җылыту аппараты бар. Милек иминиятләштерелгән.
22 сәгать 05 минутта янгын урынына дежур каравыл килеп җитә. Аларны йорт хуҗасы каршы ала һәм йортта беркем дә булмавы турында хәбәр итә. Йорт түбәсе һәм өй эченең бер өлеше яна торган була.
22 сәгать 16 минутта янгын сүндерелә.
- Янгын нәтиҗәсендә йорт түбәсе янып беткән, өй эченең бер өлеше зыян күргән. Бинага корым сарган. Янгынның гомуми мәйданы 50 квадрат метр. Янгын сәбәбе - электр җиһазларын эксплуатацияләүдә кагыйдәләрне бозу" - дип хәбәр итә эчке хезмәт майоры Юрии Хребет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа