Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә урамнарда патрульләр көчәйтелде.

Тиешле йөкләмәне Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.

Бу коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабның кайнар линиясенә гражданнардан бик күп мөрәҗәгатьләр килү белән бәйле. Халыкны шәһәр урамнарында үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында кешенең күп йөрүе борчый. Үз сәламәтлекләре өчен куркып, алар республика җитәкчелегеннән чаралар күрүне сорадылар. 
Бүгенге көннән Бөгелмәдә, Татарстанның башка муниципаль берәмлекләрендәге кебек үк, хокук саклау органнары урамнарны көчәйтелгән режимда патрульләү эшенә кереште. 
Инструктаждан соң полиция патрульләре үзләренә беркетелгән шәһәр территориясен карап чыгу өчен юл тоттылар. Рейд барышында җирле халыкның, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы турында онытып, балалар белән тыныч кына йөрүләре, үз эшләре буенча китеп барулары, ә кайберәүләрнең ишегалларында җыелышып, алкогольле эчемлекләр эчеп утырулары ачыкланды. 
Хокук сакчылары кешеләрдән нинди максат белән чыгып йөрүләре белән кызыксынды,, фатирларыннан вакытлыча китәргә хокук бирүче документларны, эш бирүчеләрдән белешмәләрне, смс-рөхсәтләрне тикшерде. Полицейскийлар гражданнарга урамда булу куркыныч  икәнен искәрттеләр. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә шундый ук эшне башкарды. Махсус санитар-эпидемиологик режимны бозучыларга административ җәза чаралары кулланылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса