Бөгелмәдә тәрбиягә бала алган гаиләләрнең республика күләм иҗади эшләр ярминкәсе
Тәрбиягә бала алу бик җаваплы эш. Әлеге гамәлгә һәркем батырчылык итә алмый. Ләкин бер бала алган кайбер гаиләләр аның белән генә туктап калмый. Татарстанда шундый олы йөрәкле гаиләләр саны бик күп.
Республикабызның шул батыр кешеләре ел саен июнь башында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Бөгелмәгә җыела. Быел бездә III республикакүләм “Гаилә учагы – илһам чыганагы” дип исемләнгән кул эшләре ярминкә-конкурсы узды. Аны Бөгелмәнең “Ата-анасыз калган балаларны гаиләгә урнаштыру һәм тәрбиягә алучы гаиләләрне әзерләү һәм аларга даими теләктәшлек итү” дәүләт бюджет оешмасы оештыра.
Ярминкә-конкурста катнашырга быел 9 муниципаль районыннан 19 гаилә килгән. Аларның һәркайсының – үз тарихы, ләкин барысын да балаларга булган мәхәббәт берләштерә.
Ютазы районыннан зур гаиләләре белән Мезенцевлар килгән. Гаилә учагын саклаучы ана Венера Әнвәровна. Ире белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр, ләкин аларның малай да тәрбияләү теләкләре зур була. Шушы ният зур адым ясарга батырчылык иттерә.
Әти белән әни Сашаны тәрбиягә алырга ниятлиләр, аның бертуган сеңлесе дә була, әлбәттә инде аларны аермыйлар, икесен дә безнең гаилә учагына алалар. Аннары Чаллы шәһәрендә аларның өченче бертуган сеңелләре барлыгы ачыкланды. Шулай итеп, Арина да безнең гаилә әгъзасына әйләнде. Бик күңелле һәм тату яшибез, бар эшләрне бергә эшлибез, – ди Венера ханымның өлкән кызы Лилия.
Әлмәт районы кунаклары Шәйхетдиновлар гаиләсенең күргәзмә өстәле иң зурысы булгандыр, мөгаен. Анда нинди эшләр генә юк. Тегелгән, бәйләнгән, агачтан ясалган, пешерелгән...
Барысын бергәләп ясадык, – ди ана кеше Венера Әбүзәровна. – Ирем белән уртак улыбыз бар, тагын өчесен тәрбиягә алдык. Бу минем икенче ирем инде, өйләнешкәндә яшьләр зур иде. Бер генә бала таба алдык. Шулай итеп ирем: “Әйдә балалар алып, тәрбияләп үстерик. Бик яратам бит балаларны”, – диде. Малай янына кыз алдык, аннары тагын бер малай белән кыз алырга ниятләдек. Авыл җирендә яшибез, мал-туар үзебезнеке. Кичен бергәләп мал карап кергәч, тезелеп утырып кул эшләре белән шөгыльләнәбез. Әлеге ярминкәгә кыш бые әзерләндек. Монда беренче тапкыр гына катнашуыбыз түгел.
Ярминкәдә катнашучы һәр гаилә үзләренең куллары белән ясаган әйберләре белән узып баручыларның игътибарын җәлеп итте. Нинди генә эшләр юк, сабыннан ясалган чәчәк бәйләмнәре, татар калфак, түбәтәйләре, милли киемгә киенгән курчаклар, картиналар, бәйләнгән, тегелгән уенчыклар. Алар төрле, ләкин барысы да гаилә җылысын туплап, мәхәббәт белән эшләнгән әйберләр.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа