Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәдә тантаналар күп булды

Әле дә, мин әйтәм, "Бөгелмә авазы" газетабыз бар. Шәһәребездә һәм районда чыга торган бердәнбер татар басмасы бит ул. Аны һәрчак көтеп алабыз, ил-көн сулышыннан хәбәрдар булабыз. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән чаралар турында күпме мәгълүмат бирелде газета битләрендә, әле язылачагы күпме булыр?! Фикерләр төрлелегенә карамастан, мәкаләләрне укыгач, Бөек Җиңүнең...

Әле дә, мин әйтәм, "Бөгелмә авазы" газетабыз бар. Шәһәребездә һәм районда чыга торган бердәнбер татар басмасы бит ул. Аны һәрчак көтеп алабыз, ил-көн сулышыннан хәбәрдар булабыз.


Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән чаралар турында күпме мәгълүмат бирелде газета битләрендә, әле язылачагы күпме булыр?! Фикерләр төрлелегенә карамастан, мәкаләләрне укыгач, Бөек Җиңүнең искиткеч әһәмияткә ия булуына тагын бер кат инанасың. Шул Җиңүне якынайтуга биниһая зур өлеш керткән кешеләр, аларга кадер-хөрмәт турында языла. Карагыз әле, нинди зур һәм мөһим чаралар булып үтте. Мәскәүдә, Казанда, Бөгелмәбездә - Җиңү парадлары, "Үлемсез полк" дип аталган халыкара акция һ.б. Ә бәйрәмгә әзерлек чорында күпме чаралар оештырылды, санап бетергесез. Безнең "Бөгелмә авазы"н укып барган кешеләр бу турыда хәбәрдар дип уйлыйм. Барысы өчен дә Президентларыбызга һәм барлык җитәкчеләребезгә зур рәхмәтләр булсын.
Мин үзем, мәсәлән, 2 нче кичке мәктәптә эшләп, шуннан лаеклы ялга киттем. 1985 елда ук ябылган булса да, мине мәгариф идарәсендә, аның профсоюз оешмасында беркайчан да онытмыйлар, бәйрәмнәр белән тәбрикләп, бүләген-күчтәнәчен китереп торалар.
Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче "Дуслык" клубына да бәйрәмнәргә чакыралар. Әле менә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган очрашуга бардым. 11 нче мәктәптә тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасында булдым, зур концерт карадым. Үзебезнең" Мәгърифәт" клубы да, әлеге олы бәйрәм уңаеннан зур кичә уздырып, сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләде. Үзәк китапханәнең 2 нче филиалында укучылар белән очрашуда катнаштым. Боларның барысында да очрашулар чәй мәҗлесе белән тәмамланды. Шушындый күркәм чараларны оештыручыларга рәхмәттән башка ни дисең инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса