Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә – студентларның хезмәт отрядлары

Студент тормышы – ул әле уку гына түгел, ә аралашу, коллектив белән хезмәт һәм иҗади эшчәнлек алып бару да. Яңа дуслар табу, үз-үзеңә ышаныч, хезмәткә мәхәббәт булдыру, яхшы сыйфатлар тәрбияләү, – боларның барысын да студентлар хезмәт отрядлары бирә.

Соңгы елларда Татарстан студентлары арасында иң зур популярлык казанган хезмәт отрядлары арасында – төзелеш, транспорт сервисы һәм мәгариф өлкәсенә кагылышлы юнәлешләр.

Ел саен республиканың меңнән артык студенты социаль приоритетлы һәм стратегик яктан мөһим проектларны тормышка ашыра. Бу мәктәпләрне, хастаханәләрне, балалар бакчаларын, торак, җитештерү объектларын, спорт корылмаларын торгызу һәм төзекләндерү, урман фондын төзекләндерү, аргопромышленность комплексында, энергетика, транспорт, сәламәтлек саклау тармагында эшләү. Әлеге отрядларда катнашучылар саны да, хезмәт эшчәнлегенең юнәлешләре дә елдан-ел үсә бара. Әгәр дә 2010 елда алар составында 9136 кеше эшкә урнаштырылган булса, 2016 елда – 11 660, ә 2017 елда – 10 267 кешене тәшкил иткән. Студентлар хезмәт отряды республика хәрәкәте Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Чистай шәһәрләрендә актив үсеш алган.

Агымдагы елда илнең студентлар отрядлары хәрәкәтенә – 55 ел. Шул уңайдан, Бөгелмә муниципаль районында бу юнәлештәге эшнең ни дәрәҗәдә төзелүен һәм үсеш алуын белергә теләп, Бөгелмә муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең җитәкче урынбасары Константин Владимирович Круглов белән очрашып, сөйләштек.

Студентлар хезмәт отрядлары районда 2012 елдан бирле эшли һәм шактый үсеш алган. Җәйге чорда – укудан бушаган вакытта, егет-кызлар җиң сызганып эшкә керешә.Традицион төстә педагогика, авыл хуҗалыгы эшләрендә, ерак юлда йөрүче поездларда проводниклар булып, төзелеш отрядларында эшләүчеләр шактый. Шулай ук, үткән елдан башлап, сервис отряды актив эшли башлаган, болардан кала, яшьләребез урман фондын, территорияләрне төзекләндерү эшләрендә дә катнаша.

Әлеге юнәлештә шәһәрдә 2 җирле штаб булдырылган. Аларның берсе – аграр көллияттә – авыл хуҗалыгы буенча студентлар отряды. Шулай ук Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенең дә үз штабы бар. Алар тулысынча балалар лагерьлары белән шөгыльләнә. Үткән ел күрсәткечләренә күз салсак, алар Бөгелмә районында гына түгел, Азнакай, Әлмәт, Лениногорск районнары лагерьларына да хезмәт күрсәткәннәр.

– Соңгы елларда студентлар арасында бик зур популярлык казанган профессия – ерак юлга йөрүче поездларда проводник булу. Биредә эшләргә теләк белдерүчеләр һәрвакытта да күп, алар арасыннан иң-иңнәре генә сайлап алына. Чөнки яшьләр иң элек укыйлар, имтиханнар тапшыралар һәм тимер юл законнары буенча медицина комиссиясе үтәргә дә тиеш булалар. Хезмәтләре дә бик тә үзенчәлекле, җаваплы, шуның өчен дә иң элек без аларны яшүсмерләр клубында 3 айга якын укытабыз, әлеге һөнәр, эш рәвеше буенча махсус белем бирәбез. Лекциянең бер өлешен үзем бирәм, шулай ук проводниклар юнәлеше буенча республика штабы җитәкчесе Анна Зорина килеп укыта, эш вакытында килеп чыгарга мөмкин булган ниндидер нечкәлекләрне җиткерә. Бер тапкыр барып күргән егет-кызлар 2нче, 3нче тапкыр да барырга да теләк белдерәләр. Алар Россия тимер юллары системасында – Казан Әстерхан, Казан – Волгоград, Казан – Яңа Уренгой маршрутлары буенча йөриләр. Үткән ел аларның рәсми окладлары 24 мең иде, билгеле инде күбрәк йөрүчеләр, хезмәт хакын да күбрәк алдылар, – ди Константин Владимирович.

Сервис юнәлеше дә популярлык казана бара. Бу отельләр, кунакханәләрдә ашханә хезмәткәрләре, официант, җыештыручы хезмәтләре. Бу юнәлештә безнең яшьләр Кырымда һәм Краснодар төбәгендә эшлиләр. Ул шулай ук үзенчәлекле хезмәт күрсәтү өлкәсе санала. Монда беренчеләрдән булып Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Бөгелмә филиалы (КХТИ) кызлары йөри башлаган.    

– Өч ел уку дәверендә кызлар анда 2 тапкыр бардылар. Хәзер алар Казан шәһәрендә укыйлар, миңа билгеле булганча, алар исемлеккә кабат кергәннәр һәм быел да барырга планлаштыралар. Анда уртача хезмәт хакы кунакханәнең дәрәҗәсенә карап, 17 – 20 мең сумнан башлана. Графиклары ирекле, безнең кызларның графигы 2 көн эшләп, 2 көн ял белән чиратлаштырыла иде. Ашау, тору барысы да эш бирүче исәбенә. Алар бер үк вакытта эшләп, хезмәт хаклары да алып кайттылар, шул ук вакытта ял да иттеләр, – дип уй-фикерләре белән уртаклашты Константин Круглов.

Үткән ел Бөгелмәнең студентлар хезмәт отрядларында 110 кеше катнашкан булса, агымдагы елның бүгенге көненә 138 егет һәм кызны төрле хезмәтләргә юллау каралган.

Студентларын иң актив эшкә урнаштыручы уку йортлары арасында – алдан ук билгеләп үткән, җирле штаблар булдырылган һөнәри-педагогика һәм аграр көллиятләре. Шулай ук бу эш Бөгелмә машина төзүчеләр техникумында да актив үсеш алган. Мәсәлән, быел проводник булып китүче егет-кызларның 50 проценты әлеге уку йортыннан.

Ел саен студент хезмәт отрядларында катнашып, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән яшьләребез игътибарсыз калмый, аларга Республика хөкүмәте махсус бүләкләр тапшыра. Үткән ел безнең районның студентлар хезмәт отрядларында эшләп, яхшы күрсәткечләргә ия булучы яшьләребезне билгеләп үтәсе килә. Алар – Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Бөгелмә филиалы (КХТИ) студенты Рөстәм Фәрхетдинов һәм Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы укучысы Кристина Модина –Россия тимер юллары системасында ерак юлга йөрүче вагоннар проводниклары. Бөгелмә аграр көллияте студенты Александр Синдяков – көллиятнең авыл хуҗалыгы җирләрендә авыл хуҗалыгы отрядында көч куючы. Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятеннән Илүзә Солтанова – “Березка” балалар сәламәтләндерү лагеренда, педагогик отряд составында хезмәт күрсәтүче. Әлеге тырыш, максатчан, кыю яшьләребезгә “Афәрин!” диясе һәм алдагы тормышларында бары тик уңышлар гына телисе килә.

– Студентлар хезмәт отрядларында эшләүчеләр барысы да канәгать калалар. Биредә алар беренче хезмәт тәҗрибәсе ала, яңа дуслар, танышлар таба, аралаша, бераз акча эшли һәм, билгеле инде, кайдадыр чыгып, илләр күрәләр, – дип әңгәмәбезне төгәлләде Константин Владимирович.

Студентлар хезмәт отрядларына берничә ел рәттән баручы яшьләребез һәм кайчандыр бик зур популярлык казанган отрядларда эшләүчеләр арасында – ветераннар – районыбызның хөрмәтле затлары, җитәкчеләре дә бар икән. Аларның истәлекләре белән газетаның алдагы саннарында таныша алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса