Бөгелмәдә сайлау бара
Сайлау участоклары (шәһәр территориясендә алар 48) иртәнге җидедән үк ачылды.
№ 1094 сайлау участогында сәгать иртәнге тугызга сайлаучыларның 11 проценты тавыш биреп өлгергән. Сайлау участогының сәркатибе Ольга Щербатова сүзләренә краганда, сайлаучыларның төп өлеше сәгать 10нан алып 12гә кадәр тавыш бирә икән.
-
Сайлау участогында 1443 кеше теркәлгән. Бирегә иртән-иртүк үк, сәгать 7гә үк килүчеләр булды. Кайберәүләр бездән алдан килеп, хәтта, көтеп торганнар. Шундый 5 кешегә, хөрмәт йөзеннән, тартмалы конфетлар тапшырдык. Һәрбер сайлау участогында сайлау барышына күзәтчелек итүчеләр дә утыра, – ди ул.
-
Күзәтчелек итеп утыручы Тамара Куманева бирегә Самарадан килгән. Ул КПРФ партиясеннән булган кандидат өчен җан ата икән.
-
Без пенсионерлар совет заманы кешеләре бит, берләшеп эш итәбез. Мине сайлау участогында күзәтчелек итүемне үтенеп сорадылар, шуңа килдем. Барысы да яхшы, тәртип бозулар юк, - дип аңлатты ул самарадан Бөгелмәгә килүен.
Һәрбер сайлау участогында «Сәламәтлек» акциясе җәлдерелгән. Кайберләрендә зурларга вакцина ясау уздырыла. Моннан тыш һәр сайлау участогында җыр-музыка, тәмле ризыклар, кайнар чәй - барысы да сайлаучылар өчен. Элекке күңелле традицияләрнең кайтарылуына шат алар. Бөгелмәдә чын мәгънәсендә бәйрәм бүген.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа