Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә Рамазан якынлашу уңаеннан имамнар җыелышы узды

“Фитр” сәдакасының минималь күләме быел ...

Бөгелмә районы Батыр авылы мәчетендә Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җитәкчелегендә мөхтәсибәт оештырган имамнар җыелышы узды. 

Очрашуда каралган төп тема изге Рамазан аена хәзерлек мәсьәләсе булды. Район мәчетләре имамнары ТР Диния нәзарәте Үзәк диния оешмасы президиумының Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин раслаган карары белән танышты.

 6 май Рамазанның беренче көне дип билгеләнә. Димәк беренче тәравих намаз 5 май көнне укылачак. Ураза бәйрәме 2019 елның 4 июнендә билгеләп үтеләчәк.  

“Фитр” сәдакасының минималь күләме быел – 100 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмау һәм аны башка вакытта каза итеп тоту мөмкинлеге булмаган кешедән “фидия” сәдакасы һәр көн өчен 200 сум күләмендә дип билгеләнде. Зәкят түләү нисабы – 230 мең сум. 

 Җыелышта шулай ук изге айны ничек хәерлерәк һәм яхшырак уздыру җәһәтеннән, имамнарның фикер-тәкъдимнәре дә тикшерелде. Очрашу табын янында дога уку белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса