Бөгелмәдә Өлкәннәр көненә ташламалы хезмәтләр
Өлкәннәр ункөнлеге якынлаша, Бөгелмәдә һәм районда ул 1–10 октябрьдә узачак.
Быелга мәдәни, спорт, консультатив һәм башка чаралар инде планлаштырыла. Декада кысаларында, традиция буенча, чәчтараш, мунча, химчистка һәм остаханәләрдә өлкәннәргә ташламалы бәядән хезмәт күрсәтүләр оештырылачак. Пенсия таныклыгы күрсәтергә генә кирәк булачак.
Мунча хезмәтләре:
-
Герцен урамы, 58 (билет бәясеннән 50 сум чигерелә). 2 октябрь сәгать 11дән.
Чәчтараш хезмәтләре (чәч кисүгә 50%ташлама):
-
Сәйдәшев урамы, 5нче йорт. 2 октябрь, 9-15 сәгатьтә.
-
Совет урамы, 43нче йорт. 2 октябрь, 11-15 сәгатьтә.
-
Ленин урамы, 55нче йорт. 4 октябрь, 8-14 сәгатьтә.
-
Ленин урамы, 22нче йорт. 1 октябрь, 10-17 сәгатьтә.
-
Вахитов урамы, 9нчы йорт. 7 октябрь, 9-13 сәгатьтә.
Матурлык һәм сәламәтлек хатын-кызлар үзәге (хатын-кызлар өчен)
-
Я. Гашек урамы,10нчы йорт. Тренажерларда шөгыльләнү, сауна, душ, чәй. Фитнес 8.30 сәгатьтә башлана. Алдан язылу өчен телефон: 8-906-122-58-98. 28 сентябрьдән – 8.30-15 сәгатьтә.
Химчистки хезмәтләре (ташлама 30%)
-
Радищев урамы, 75нче йорт. 23 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр. Сәгать 8-17.30 сәгатьтә.
Аяк киеме ремонтлау (ташлама 25%)
-
М. Җәлил урамы, 4нче йорт. 1-3 октябрь. 8-17 сәгатьтә кабул ителә.
Кием ремонтлау (ташлама 10%)
-
14 Шәһит урамы, 23, Ворошилов урамы, 19, Якупов урамы, 47, Гафиятуллин урамы, 32/2 йорты. 1-3 октябрьгә кадәр. 9-18сәгатьтә кабул ителә.
Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә 29 сентябрьдә узачак. Үзәк мәйданда өлкәннәрне чәй белән сыйлау оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа