Бөгелмәдә наркотикларга каршы көрәш дәвам итә
26 май көнне наркотикларга каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттагы утырышын уздырды. Анда Әлмәт наркология диспансеры, Бөгелмә районының эчке эшләр бүлеге начальниклары, Карабаш бистәсе җирле үзидарә башлыгы һәм Бөгелмә механика заводы вәкилләре чыгыш ясады. Бүгенге көндә наркология диспансерында 788 кеше исәптә тора. Шуларның 19,4 проценты - 30 яшькәчә булганнар. Шуңа күрә...
26 май көнне наркотикларга каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттагы утырышын уздырды. Анда Әлмәт наркология диспансеры, Бөгелмә районының эчке эшләр бүлеге начальниклары, Карабаш бистәсе җирле үзидарә башлыгы һәм Бөгелмә механика заводы вәкилләре чыгыш ясады.
Бүгенге көндә наркология диспансерында 788 кеше исәптә тора. Шуларның 19,4 проценты - 30 яшькәчә булганнар. Шуңа күрә дә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе наркопритоннарны юк итүдә эшне дәвам иттерә. Эчке эшләр бүлегенең терәк пунктларында, идарәче компанияләрдә эшләүчеләргә наркотик сатучыларны, притон оештыручыларны ачыклау бурычы йөкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа