Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә мошенниклык очраклары...

Бөгелмәдә, аерым гражданнарга карата кылынган мошенниклык очраклары белән беррәттән, берьюлы оешма-предприятиеләргә карата эшләнгән җинаятьләр дә ешайды.

Хәзерге вакытта бу шәһәр һәм райондагы икътисадый вәзгыятькә дә шактый ук тискәре йогынты ясый.

Кагыйдә буларак, мошенниклар реквизитларның охшаш булуыннан, эшләүчеләрнең рәсми сайтларга куелган шәхси мәгълүматларыннан файдаланып, чынлыкта булган оешмалар исеменнән эш йөртәләр. Соңгы 7 айда гына да тикшерү бүлеге кузгаткан җинаятьләр эшләре предприятиеләргә 800 мең сумнан алып, 5 миллион сумга кадәр зыян салган очракларга карый.

Менә берничә мисал. Узган 2017 елның октябрь-ноябрь айларында билгесез урындагы билгесез затлар, эшләп торган фирма реквизитларын файдаланып, плитәләр китерәбез дигән булып, Бөгелмә фирмаларының берсеннән 1 миллион сумга якын акча үзләштермәкче булганнар, әмма, үзләренә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында, кыңгыр эшләрен чынга ашырырга өлгерми калалар.

2018 елның мартында шулай ук билгесез урыннан бер билгесез зат телефон аша элемтәгә кереп, Бөгелмәдәге бер фирма директорының “башын әйләндерә” һәм ялган юл белән әлеге фирманың 19 648 тонна дизель ягулыгын (барлыгы 876 300 сумлык) урлый.

Шулай ук быел март аенда бер хосусый предприятие исеменнән эш итеп, билгесез бәндә, офис кәгазе китерү сылтавы белән, Бөгелмә фирмасының 1 миллион сумнан артык акчасын үзләштерә.

Май аенда шулай ук билгесез берәү (аның да кайдан торып эш иткәне мәгълүм түгел) интернеттагы “АТИ” кушымтасы һәм Краснодар шәһәрендәге бер хосусый предприятие реквизитлары ярдәмендә, шуларның абонент номерларын кулланып, экспедиторлык оешмасы диспетчерын ялган мәгълүматлар белән ышандырып, Бөгелмә предприятиеләренең берсеннән 4,5 миллион сум акчасын үзләштерә.

Шул ук май аенда шундый ук билгесез затлар ялган документлар һәм счётлар белән эш итеп, бүлек начальнигын алдап, Бөгелмә предприятиеләренең берсеннән 1 миллион сумнан артык акчаны үзләренә “шудыралар”.

Һәм мондый мисалларны әле тагын дәвам итәргә булыр иде. Җыеп кына әйткәндә, шундый нәтиҗә: Бөгелмә эчке эшләр бүлеге килешүләр төзегәндә, арзан бәягә ниндидер товар алырга форсат туган чакларда интернет челтәрендәге хәтта рәсми сайтлардагы мәгълүматларны да игътибар белән өйрәнергә, кат-кат тикшерергә киңәш итә. Ә тагын акчаны кулдан түгел, ә күчереп түләгәндә, банк чикләүләреннән файдалану кирәк. Ул очракта акчаны кайтарып алу, яисә башкарылган операцияне өзеп, вакытлыча туктатып тору мөмкинлеге саклана.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса