Бөгелмәдә - Үлемсез полк
Марш азагында бөгелмәлеләр Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салды.
2013 елда старт алган “Үлемсез полк” акциясе елдан-ел популярлык казана. Быел Бөгелмә тарихында беренче тапкыр биш меңнән артык кеше аталары, бабалары, әбиләре, аналары, туган-тумачаларының фотосурәтләрен күтәреп, акциягә кушылды.
Урам буйлап атлаган сафта – яше дә, олысы да. Аларның һәркайсы Советлар Сорюзы Геройлары Газинур Гафиятуллин һәм Муса Җәлил исемнәрен йөрткән урамнар буйлап Мәңгелек ут мемориалына кадәр бергәләп үз солдатлары белән атлады.
Бөгелмәлеләр арасында шәһәр мэры Линар Закиров та бар иде. Ул истәлек маршын җитәкләде, аның кулында сугышта катнашкан бабасы Нурлыгата Гыйләҗ улы Гыйләҗевнең фотосы иде.
Марш азагында бөгелмәлеләр Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салды.
Алҗбина Акимова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа