Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәдә – “Кызыл канәфер” акциясе

“Буыннар истәлеге” хәйрия фонды һәм “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгатьчелек хәрәкәте агымдагы елның 1 маеннан 22 июненә кадәр “Кызыл канәфер” федераль акциясен үткәрә.

 “Кызыл канәфер” – сугыш кырында һәлак булган батырлар истәлеге һәм бүгенге көндә исән булган хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга рәхмәт символы.

Татарстан Республикасында акциягә старт 8 май көнне бирелде, анда Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Акциянең максаты – ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча җыю.

Бөгелмә дә әлеге зур масштаблы акциягә кушылды. Җиңү волонтерлары бөгелмәлеләргә һәм шәһәребез кунакларына канәфер рәсеме төшерелгән значоклар тараттылар. Акциягә, беренчеләрдән булып, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре, “Факел” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Миллениум”, “Яшьләр сарае” учреждениеләре вәкилләре кушылды.

Әлеге чара, “Истәлек шәме” акциясе кысаларында, 16 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Сабан туе аланында, 21 һәм 22 июньдә – “Мәңгелек дан мемориал комплексында, Истәлек мемориалында, 352нче укчы дивизиясе обелискы һәм мемориал комплексында дәвам итәчәк.

Шулай ук “канәфер”не һәр көнне 8.00–16.00 сәгатьләрдә “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгатьчелек хәрәкәте Бөгелмә бүлегендә алырга мөмкин. Адресы: Муса Җәлил урамы, 23нче йорт (“Җиңү волонтерлары” хәрәкәтенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Наталья Вячеславовна Кулагина).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса