Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәдә квест – “Тылсымлы сандык эзләгәндә”

“Радуга” үзәгенең балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзенчәлекле квест – “Тылсымлы сандык эзләгәндә” уенын үткәрделәр. Чараның катнашучылары – балигъ булмаган социаль ярдәм алучылар. Чараның максаты: хокук бозулар, караучысыз калучылар өлкәсен профилактикалау, бердәм социаль-педагогик мохит формалаштыру.

Кече яшьтәге башлангыч сыйныф укучыларына командада эшләү, хәзинә яшерелгән сандыкның ачкычын эзләп, үзәк мәйданы буйлап сәяхәт итү мөмкинлеге тудырылды. Катнашучылар өчен барлыгы 5 “станция” әзерләнде, аларның һәрберсендә балаларны кызыклы сынаулар яшерелгән конвертлар көтте. Барлык биремнәрне чишү өчен укучыларга зирәклекләрен эшкә җигәргә туры килде. Уен барышында алар кроссвордлар, табышмаклар чиштеләр, сүзләр төзеделәр, каршылыклар киртәсен үткәндә җитезлек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Барлык каршылыкларны җиңеп чыгып, квест катнашучылары тәм-томнар белән тулы хәзинә сандыгын таптылар һәм андагы байлыкларны үзара бүлештеләр.

Балалар үз-үзләреннән һәм команда белән уеннан канәгать калдылар, алар кичерешләре белән уртаклашып, тагын да шундый квестларда катнашу теләге белдерделәр.

Лилия РЕМЕЕВА, социаль педагог.

О. Лукашова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса