Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә коронавирус йоктыруның тагын бер яңа очрагы ачыкланды

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус белән авыручы 35 кеше ачыкланган, чирнең читтән кертелгәннәре – 1, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 34.

“10 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 25се өйдә дәвалана”, – ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 
Яшь төркемнәре буенча: 
18 яшькә кадәр – 0 
18 яшьтән 30 яшькәчә – 6 
30 яшьтән 50 яшькәчә – 15 
50 яшьтән 60 яшькәчә – 4 
60 яшьтән 70 яшькәчә – 9 
70 яшьтән 80 яшькәчә – 1 
80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче юк.   
Шәһәр һәм районнар буенча: Казанда – 19, Яр Чаллыда – 3, Актаныш районында – 2, Апас районында – 1, Әтнә районында – 1, Бөгелмәдә – 1, Югары Ослан районында – 1, Яшел Үзән районында – 4, Кукмарада – 1, Нурлатта – 1, Тукай районында – 1.
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 4 964 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шулардан 3 835  кеше терелгән, шул исәптән 68ы – узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1