Шулай ук узган тәүлек эчендә табиблар күрше Әлмәт, Баулы, Лениногорск районнарда авыруның яңа очраклары ачыклаган.
Татарстан Республикасында тәүлек эчендә тагын 32 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Аларның 30ы – элемтә юлы белән йоктырылган, икесе читтән кертелгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Тугыз кеше хастаханәгә салынды, 23 кеше өйдә дәвалана», – диде ул.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 2
18 яшьтән 30 яшькәчә – 5
30 яшьтән 50 яшькәчә – 19
50 яшьтән 60 яшькәчә – 5
60 яшьтән 70 яшькәчә – 6
70 яшьтән 80 яшькәчә – 2
80 яшьтән 90 яшькәчә – 3
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче – юк.
Шәһәр һәм районнар буенча: Казанда – 12, Яр Чаллыда – 1, Әлмәттә – 2, Баулыда – 1, Бөгелмә районында – 1, Югары Ослан районында – 1, Алабугада – 1, Зәй районында – 1, Лаеш районында – 1, Лениногорскийда – 1, Түбән Кама районында – 2, Яңа Чишмә районында – 4, Нурлатта – 2, Саба районында – 1, Сарман районында – 1.
Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр саны 5436, шулардан 4294 кеше терелгән.