Бөгелмәдә коронавирус йоктыруның бер яңа очрагы ачыкланды
Шулай ук күрше Лениногорск районында да тагын бер авыру ачыкланган.
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус белән авыручы 35 кеше ачыкланган, чирнең читтән кертелгәннәре – 1, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 34. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 1
18 яшьтән 30 яшькәчә – 3
30 яшьтән 50 яшькәчә – 19
50 яшьтән 60 яшькәчә – 6
60 яшьтән 70 яшькәчә – 3
70 яшьтән 80 яшькәчә – 2
80 яшьтән 90 яшькәчә – 0
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче – 1.
Шәһәр һәм районнар буенча:
Казанда – 16
Түбән Кама районында – 6
Яшел Үзәндә – 4
Яр Чаллыда – 1
Әгерҗе районында – 1
Бөгелмә районында – 1
Алабуга районында – 1
Кайбыч районында – 1
Кама Тамагы районында – 1
Лениногорск районында – 1
Питрәч районында – 1
Саба районында – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 4 893 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шулардан 3 734 кеше терелгән, шул исәптән 29ы – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа